Логотип
Театр

Зәйнәб Фәрхетдинова “Беренче гастрольләр – бер урынына утызар концерт”

Анда урын алачак язмаларның берничәсен журналыбыз укучылары хөкеменә тәкъдим итәргә булдык. Казанда калдык калуын, ләкин яшәргә урын юк. «Иделкәем»дә җырлап йөрүнең бу проблеманы хәл итәргә дә ярдә...

Анда урын алачак язмаларның берничәсен журналыбыз укучылары хөкеменә тәкъдим итәргә булдык.

Казанда калдык калуын, ләкин яшәргә урын юк. «Иделкәем»дә җырлап йөрүнең бу проблеманы хәл итәргә дә ярдәме тиде, мехчылар фабрикасының тулай торагыннан бүлмә бирделәр. Моның өчен инде «йолдызлар» булу гына аз: мине үзләренең тулай торагына тәрбияче итеп алдылар, Зөфәргә дә ишегалдын җыештыручы урыны табылды – укуыннан буш вакытында эшләргә. Вәгъдәбезгә тугры калып, «Иделкәем»дә дә чыгыш ясауларыбызны дәвам иттек. Мин ялгыз апалар, сугыш ветераннарының  вакытлары күңелле узсын дип, төрле программалар уйлап табам, яңа проектлар тәкъдим итәм. Вьетнамлылар күмәкләп безнең илгә, республикага агыла башлаган чор иде бу. Безгә дә тулдылар болар. Ә тулай торак эчендәге тәртип, нигездә, минем өстә, шуңа да чит ил гражданнары белән дә актив эшчәнлек алып барам. Җитәкчелек, тулай торакта яшәүчеләр миннән бик канәгать булсалар да, үзем үземнән бер дә канәгать түгел – минеке түгел бу! Миңа җыр-моң дөньясы, сәхнә кирәк! «Иделкәем» белән Казанда, башка җирләрдә дә концертлар бирәбез әлбәттә, ял көннәрендә үзебез генә дә районнарга чыккалыйбыз – ләкин болар гына аз минем өчен, күңел киңрәк, зуррак мәйданнар таләп итә… Тәүлекнең егерме дүрт сәгатендә дә җырчы буласым килә… Радиодан «Зәңгәр кыңгыраулар»ны тыңлыйм да, еламыйм гына – минем дә зур сәхнәләрдән, профессиональ буларак башкарасы килә бу җырны.

Зөфәр, шулай өзгәләнгәннәремне күреп, түзмәде: «Филармониягә барып кара әле Зәйнәб, бәлки эш бардыр», – диде. Ә миңа шул гына кирәк, икенче көнне үк очтым филармониягә. Зөһрә Шәрифуллина декрет ялына киткән, аның уры- нына кеше кирәк икән. «Әй, Ходаем, Зөһрә апа үзе дә, улы да сау-сәламәт кенә булсыннар берүк тә, мине эшкә генә алсыннар!» Җырчы булып урнашырга теләүчеләрне Илһам Шакиров үзе (!) тыңлап карый. Аның эш графигын карап, кайсы көнне, нинди вакытта килергә кирәклекне сәгате, минуты белән әйтеп җибәрделәр.

Курка, курка гына килдем очрашу билгеләнгән көнне. Аудиториядә Илһам Шакиров, Нәҗип Бәдретдинов, тагын берничә кеше утыралар. Илһам абый башкарырга катлаулы саналган бормалы җырларны сайлап ала да, суза-суза җырлый. Аннары шуны ук мин кабатлыйм. Ахырдан ул: «Сеңлем, син булдырасың, җырла», – дигәч, шатлануларым. Шулай булмый ни, Илһам Шакировның фатихасын алдым бит! Икенче көнне үк, бер елга якын алып барган тәрбияче эше белән хушлашып, барлык документларны кадрлар бүлегенә кертеп тапшырдым да, тиз арада баш-аягым белән филармониядәге җыр атмосферасына чумдым.

 

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт Филармониясе! Ул чакта татар өчен бердәнбер җыр, музыка оешмасы – минем өчен җыр, моң бакчасы. Ярты гасырдан артык данлы тарихы дәверендә үзенә кайсы сандугачларыбызны сыендырмаган да, аларның тавышы аша миллионлаган тамашачысына сихәт һәм ләззәт биргән Филармония! Күпме яшь талантларны барлап, аларны җәүһәр итеп таныткан. Минем дә хыялым тормышка ашты, шушы моң дәрьясының мин дә бер кисәкчеге бит хәзер. Әнә шундый уйлар белән биредәге эшчәнлеккә чумдым. Филармония каршындагы берничә төркем төрле нокталарда концертлар бирәбез. Мин эшкә кергәнче Асаф Вәлиев үз төркемен оештырган, анда җырчы кыз кирәк булгач мине шунда билгеләделәр. Ул вакытта тәртипләр шундый иде. Асаф белән бергәләп – икәүләп дуэт җырлыйбыз. Сәхнә минем өчен сулар һавам кебек.

Иң мөһиме, халык ярата, тамашачым көтеп ала. Җырларымнан соң инде чәчәкләр генә түгел, шактый гына хатлар да бирәләр. Алардагы рәхмәтләрне укыйм да тагы да рәхәт булып китә. Җырларымны яздырырга радиоларга да чакыра башладылар. Ул чакта таләпләр нык, башта «худсовет» дигән иләк аша узарга кирәк. Бер генә бөртек «көрпә» тапсалар да фатиха бирмиләр. Эфирдан яңгыраган иң бернче җырым «Бер егет гармун сайлый« булды. Аннары «Мин сине яратам», «Зәңгәр кыңгыраулар», «Сусау» һәм башка җырларым белән дә радиоалгычлар аша җыр сөючеләремнең өйләренә үтеп кердем. Шулай итеп «Зәңгәр кыңгыраулар» чыңлавы хыялларымны бер-бер артлы чынга ашыра, ерак-еракларга, яңа киңлекләргә дәшә…

«Авыл»ыма «Сусау» җиңү китерде

Мин төрле фестивальләрдә, бәйгеләрдә катнашам, җиңүләр яулыйм. Әлеге чор өчен үземә иң кадерлесе – 1991 елда «Татар җыры»нда беренче урынны яулап, төп җиңүче булу. Бу чара ул чакта татар җыры өлкәсендәге бердәнбер зур конкурс. Ул Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырыла, дәрәҗәсе бик зур. Бәйге берничә этапта, әллә ничә көн бара. Мин анда ике җыр белән катнаштым. Икесе дә катлаулы, озын, моңлы көйләр. Беренчесе – Гамил Афзал белән Рәис Нәгыймов иҗат иткән «Авыл». Минем иң яңа җырларымның берсе. Радио өчен яздыртып, репертуарыма кертергә генә өлгергән идем, әле тамшачы алдында җырлап та караган юк.

Башта аның кулга эләгү тарихына тукталып китәм. Нигә кулга, дим? Чөнки Рәис абый бер очрашкач: «Әлмәтләрдән махсус синең өчен яңа җыр», – дип кулыма көйнең ноталарын тоттырды. Махсус минем өчен язмаганнар инде, анысы. Әмма ул, чынлап та, минем репертуарга бара торган, мин ярата торган бормалы, бормалы көй. Шуңа күрә дә нотасын карап чыгуга ук: «Бу җыр бит, чынлап та, минеке булырга тиеш!» – дидем. Шулай итеп композитор биргән кәгазьдән генә өйрәнеп утырам «Авыл»ны. Аның һәр юлы, һәр нотасы йөрәккә, күңелгә үтеп керә. Елап та алдым: күз алдына Сарлым, анда калган әнием килде. Сагыну, юксыну эчке дөньяма гына сыешмый, тышка бәреп чыгып, салмак кына моң булып ага:

Ай сүрелеп кенә көн яктыра,

Ядкәр итеп сагынып сөйләргә.

Өянкеләр сәлам әйтеп тора

Таң алдыннан искән җилләргә…

Бер урынын – «Сине сагынып, җаннар өзгәләнә» дигән җирен өйрәнү минем өчен аеруча кызыклы булды. Рәис абый беркайчан да башкаларны кабатламады, үзенчә язды. Менә шундый тайпылышлар иҗатында гел очрый аның, ул һәр әсәрендә ниндидер яңалык алып килде. «Шуңа да җырлары үлемсез бу яраткан композиторыбызның. «Татар җыры»на алган икенче җырым – татарны бөтен галәмгә таныткан шәхесләребез, Сибгат Хәким белән Сара Садыйковаларның уртак иҗат җимешләре, минем иң яратып башкара торган көем – легендар «Сусау». Мин аның белән инде студент елларымнан бирле сәхнәләргә чыгам, сагыш, моң булып түгеләм. Минем хисләр, җырлагандагы кичерешләр тамашачыма да барып җитә, залны тулысынча чолгап ала – башкаручы, тыңлаучы бербөтен булып, җыр тәмамланганчы аңлатып бетереп булмаслык тойгыларга төренеп, хатирәләргә урала, туган як җиләренең искәнен, үзен сыйпаганын тойгандай була, сагыну, сусау аның бөтен барлыгын яулап ала…

Ник болай гомерем буена

Бетмәгән сусау икән?

Сусаудан янган күңелгә

Су салып торсаң икән…

Минем бу тәүге зур җиңүем, уңышым да иң беренче чиратта җырларым авторларының, мәхәббәтем шулкадәр көчле булган туган ягымның, әниемнең, мине зурлап кабул итеп, һәрчак илһам биргән тамашачымның олуг җиңүе. Зур рәхмәт, авылым, Татарстаным, халкым!… Мин ышанычыгызны аклармын, сездән беркайчан да аерылмый янәшәгездә атлармын, сезне һәрчак йөрәгемдә саклармын…

 

Туксанынчы еллар башы. Милли хәрәкәт бик активлашкан чор. Татарда милли аң бөреләнә, үз милләтең өчен горурлык хисләре уяна. Бер-бер артлы татарча газеталар, радиолар ачыла. Яңа мәдәни учаклар да кабына. Зөфәр белән икебезне дә Милли мәдәни үзәккә эшкә дәштеләр. «Күрмәгәннең күрәсе килә», – диләрме әле, ризалаштык. Яңалык үзенә тарта шул, бигрәк тә яшьләрне. Бик күңелле, рәхәт эшләүләре, гөр киләбез. Зөфәр белән икебез дә инде җыр дөньясына чумганбыз. Төрле чаралар, концертлар, телевидение тапшыруларында катнашулар, радиоларга язылулар…

Ләкин, монда да хезмәт хакы шәптән түгел, шулай ук фатир бирәбез, дип торучы да юк. Гаилә буларак та аякка ныклап басасы бит әле безгә, кечкенә генә булса да фатир кирәк. Бәби дә алып кайтасы килә, ләкин сабыеңны тулай торакка алып кайтып булмый бит инде. Икебезнең дә башта мең төрле уй.

Беркөнне кич утырып сөйләштек тә ныклы фикергә килдек, дөресрәге, күптәнге хыялыбызны чынга ашырыр өчен тәвәккәлләргә булдык: үз төркемебезне булдырабыз! Ул көнне Ганс Сәйфуллин да кереп чыкты тулай торакка: «Халык, сезнең аерым концертларыгызны күрәсе килә, сизмисез, күрмисезмени, булдырыгыз төркемегезне, тамашачы көтә!» – кебегрәк ялкынлы нотык тоткач, без тагы да дәртләнебрәк киттек. Аңа да, үзебезнең дә шундый уйлар белән янып йөрүебезне әйттек. Шулай итеп боз кузгалды. Төп эштән, төрле концертлардан, шабашкалардан кергән акчаларга әкренләп инструментлар, аппаратура ала башлаган идек инде. Булган акчаны кырып-себереп, бурычка да кереп чумып, калган кирәкле уен, җыр кораллары, җиһазларның иң кирәклеләрен булдырып, коллектив тупларга керештек. Төркемгә «Аваз» дип исем бирдек.

Дәвамы “Сәхнә” журналының киләсе санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк