«Эшләп яшәү – иң зур бәхет» Резедә Төхфәтуллина
«Кеше күңеле үзе бер дөнья: яши-яши, үткәне белән киләчәге бәйләнә дә – бүгенгесендә хафаланып яши башлый». Безнең әңгәмә әнә шундый фикер белән тәмамланды. Быел 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче гаҗәеп шәхес – Татарстанның халык артисты Резедә Төхфәтуллина турында булыр сүзем. Без аның белән сәхнәгә тартылган тынгысыз күңел, көчле холыклы рольләр һәм тормыш фәлсәфәсе турында сөйләштек.
«Җырчы булырмын дип уйладым»
Резедә ханымнан интервью алырга килгәндә, Тинчурин театры мәш килеп премьерага әзерләнә иде – май аенда тамашачыга «Бәхет хакы» спектакле тәкъдим ителде. Репетициядән бушаган арада, Резедә ханым сорауларыма җавап бирергә өлгерде. «Балачак» дигәч, аның күзалдына 3 яшендә клуб сәхнәсендә җырлаучы Резедә искә төшә икән. Аның тормышы сәхнә белән бәйләнәчәге күптән билгеле була. Көннәрдән беркөнне әнисенең кулына килеп кергән «Татарстан яшьләре» газетасы иҗат язмышына юллар сыза: «Мин һәрвакыт җырчы булырмын дип уйладым, мөмкин булган һәр чарада актив катнашып үстем. Ләкин авылда музыка белеменә безне беркем укытмады, ә җырчы булу өчен нота белергә, музыкаль белемең булырга тиеш. Газетада «Казан театр училищесына укырга кабул итәбез!» дигән белдерүне күргәч, ике дә уйламый, апам белән Казанга чыгып киттек. Кечкенәдән җыр-биюгә сәләтем булганлыктан, уку йортына мине алмаслар дигән уй башыма да килмәде. Үз-үземә ышанычым, кыюлыгым аркасындамы, анда миннән дә талантлы кеше юк кебек тоелды!(Көлә). Алдылар бит мине! Шулай итеп, 15 яшемдә зур тормыш юлын башладым…»
Тинчурин театрына илткән юл
Казан театр училищесында укыганда җырга булган мәхәббәт тә янәшә бара. Укуның беренче мизгелләрендә концертлар белән йөргәндә, аны җырлата башлыйлар. Студент чагында ук «Татар җыры» фестивалендә катнаша. Ул чакта Винера Ганиева, Асаф Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллиналар янында иң яшь башкаручы була ул. Анда инде училищега кергәндәге кебек ышаныч та зур булмый, дулкынлану хисе көчле була.
«Дипломат булу бәхетенә ирешкәч, иҗатымның киләчәгенә зур өметләр багладылар. Филармониядә тавыш яздыру студиясендә җырлатып, альбом яздырдылар. 1989 елда училищены тәмамлагач, мине Филармониягә билгеләделәр. Ул вакытта студентларны шулай төрле җиргә бүләләр иде. Шул ук елда Тинчурин театры стационар театр буларак ачылды. Баш режиссёры итеп Дамир Сираҗиев куелды. Ул безнең диплом спектаклен килеп карагач, мине театрга алачагын әйтте. Шулай итеп, Тинчурин театрында хезмәт юлым башланып китте… »
«Театрны беркайчан да ташламадым»
Театр тамашачысына хезмәт куя башлаганына 36 ел узса да, бу көннәр аның өчен әле кичә генә булган кебек – һаман хәтерендә яңара. Резедә ханымның иҗаты тамашачысы өчен ике канатлы: беренче канаты – театр булса, икенчесе – эстрада. Аның фикеренчә, образ белән әйтсәк, эстрадага караганда, театрда артист озаграк яши. «Эстрада җырчысы буларак тарихка керү өчен хитың булырга тиеш. Андый хитлар, Аллаһка шөкер, миндә булды. Ләкин театрны беркайчан да ташламадым. Популяр чакларымда акча эшлим диеп рәхәтләнеп чыгып китә ала идем, әмма мин ул юлны сайламадым. Театр ул тирәнрәк һәм катлаулырак өлкә. Мин бирегә өйгә кайткан кебек киләм. Эстрада җырчысы да тамашачының исендә яши, тарихка кереп кала. Ләкин хәзерге эстрадага шоу кирәк. Ә театрның тамашачысы еллар узса да, сәнгать сөюче халык булып кала. Мин монда әбине дә, урта яшьтәге ханымны да, кирәк икән, грим салып, яшь кызны да уйный алам».
Сәхнәгә алып чыккан роль
Менә шул рәвешле ике юнәлеш арасында алтын урталыкны табып иҗат итә ул. Үзе әйтүенчә, халык аны күбрәк җырчы итеп кабул итә. Артистны күбрәк кайда таныйлар, ул үзен шунда таба диләрме әле? Театрда коллектив, җитәкчеләр янында да үз дәрәҗәсен белеп, кадерен тоеп эшли ул. «Театрга төрле режиссёрлар килде, дөньялар үзгәргән чаклар булды. Роле булмый торса, артист кеше депрессиягә бирелә, үзен кирәксез итеп тоя башлый. Минем җиде ел рольсез чагым булды, шул вакытта җырлап иҗат иттем, беррәттән театрда эшләдем. Ә рольләр... Алар күп булды. «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» (Р. Вәлиев) спектаклендә Зөһрә роле мине җырчы актриса буларак ачып, театрда төпләндерде. Шуннан соң рольләр бер-бер артлы тезелеп китте. Мин гел елмаеп йөрсәм дә, йөземдә усаллык бар. Эчке хис-кичерешләрем белән үземне дөньяда яхшы кеше икәнемне исбатласам да, сәхнәдә миңа усал кешене уйный алганга, шундый көчле холыклыларны бирәләр. Мин аларны рәхәтләнеп уйныйм!»
«Иҗатымда яңа сулыш ачылды»
Артистның иҗат башлангычында ярдәм итүчеләре булганда, уңышка юлы күпкә җиңелрәк була. Резедә ханым үз гомерендә бер концертын да спонсор ярдәме белән эшләми. Гомумән бу фикер башына да килми, әмма инде шактый танылгач, шалтыратулар килми түгел... Ләкин инде аларның әһәмияте калмаган була. «Ул вакытта ротация юк иде, радиода үзебез язылып яңгырый идек. Хәзер минем иҗатымда яңа сулыш ачылды – җырлар яздыру, элеккеләрен яңарту юнәлешендә эшли башладым. Ләкин алар шоу булмаячак, миңа ул кирәкми дә. Нинди шедевр яздырсаң да, акча түләмичә чыгарып булмый торган заманда яшибез. Үзәк каналларда күренәсем, ишетеләсем килсә дә, алай акча түләп, нидер исбат итеп йөрисе килми. Үз иҗатымны социаль челтәргә урнаштырып барам – миңа шул җитә. Яңадан популяр булу максатым юк, анысын яшьләр эшли».
Җыр тарихы
Резедә Төхфәтуллинаның «Чайпалыр да, түгелер дә» җырын күбегез яратып тыңлыйдыр. Аңа көйне Луиза Батыр-Болгари Фирая Зыятдинова шигыренә иҗат иткән.
«90 нчы елларда кемнеңдер җырларын җырлап йөргәндә, Луиза килде дә: “Резедә, һәр җырчының үз җыры булырга тиеш. Син үз җырыңны булдыр”, – дип, миңа әлеге җырны тыңлатты. Шул чакта мин җырчыны бары тик үз җыры гына чыгарганын һәм кеше җырын җырлап популярлык казанып булмаганын аңладым. “Иң зур бәхет” җырының текстын иң элек Фирая Зыятдинова китабында күрдем дип хәтерлим. Аеруча “Җаның-тәнең биреп эшләр эшең булса / Эштән сине сагынып көтәр кешең булса” дигән сүзләре йөрәгемә үтте. Композитор Фәрит Хатыйпов көй язып биргәч, шул җырдан чын иҗади баскычка бастым. Ул җыр “Татар җыры-2004” фестиваленә кадәр җырланды, һаман да җырлыйм. Алтын барска ия булган җырым ул».
Сыналган, әмма сынмаган
Резедә ханым белән сөйләшүебез әкренләп шәхси тормыш темасына күчте. Бу мизгелдә ул ничектер җитдиләнеп, уйланып калгандай булды. Хәер, тормышта авыр сынауларга дучар булган һәркем аның урынында шулай эшләр иде.
«Мин ике тапкыр тормышта булдым, ләкин икесе дә үкенечле тәмамланды. Икесенә дә яратып кияүгә чыктым, беренче ирем дөньядан иртә китте – аннан улым туып калды. Икенче ирем белән шактый озак яшәгәннән соң, аерылышуны бик авыр кичердем. Ул дингә бирелү сәбәпле, актриса белән тормышын бәйләүне дөрес санамыйча чыгып китте. Минем дингә бер каршы фикерем дә юк, аңа “Мин дә бер килермен” дигәнем булды. Ләкин ул миңа: “Син инде шәхес, үз юлыңнан тайпылмыйсың”, – диде. Мин шуннан соң үзем генә яшәргә өйрәндем – мең кат үлеп, мең кат терелдем. Шул аерылудан соң 5-6 ел кая барганымны белми яшәдем, әмма үз йөземне югалтмавым белән горурланам. Кемнедер андый сынаулар тормыш төбенә алып төшсә, мине җиңәргә өйрәтте. Мин аякка бастым гына дигәндә, ишек артында сынау сагалап торды. Хәзерге көндә терәк булырлык кешем бар».
Матурлык сере
Интервьюны матурлык турында сөйләшеп тәмамласам, дөрес булыр дидем. Резедә ханымның тышкы матурлыгы – эчке дөньясының тирәнлеге дип уйлыйм мин. Ул үзенең күңелен тынгысыз дип бәяли. «Минем фигурам нәселдән килә инде, ләкин аны шулай тоту – хәрәкәттән дип уйлыйм. Үземне ризыкта чикләмим, теләгәнемне ашыйм. Соңгы биш елда стресстан котылу юлларын эзләгәндә, спорт залына абонемент алган идем. Хәрәкәттә җиңеллек тоя башладым. Хәзер мин көненә ике сәгать йөрергә тырышам. Матурлык – сәламәтлек ул. Сау-сәламәт булмасаң, син беркемгә дә кирәкмисең. Ә җан бит ул яши-яши тынычсызлана. Үткәне алдагысы белән бәйләнә дә – бүгенгесендә хафалана башлыйсың. Мин 50 яшьтә үземне олырак хис иткән булсам, хәзер, киресенчә, яшәреп киткән кебек. Алга таба да театрымда яраткан тамашачым өчен хезмәт куярга язсын».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк