КФУ эксперты Татарстанга яхшы һава торышының кайчан әйләнеп кайтачагы турында сөйләде
Татарстанда атна ахырына кадәр һава торышы тотрыксыз булачак - яшен, көчле яңгырлар булуы ихтимал. Шул турыда КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология...
Татарстанда атна ахырына кадәр һава торышы тотрыксыз булачак - яшен, көчле яңгырлар булуы ихтимал. Шул турыда КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев җиткергән. Бу хакта университетның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ял көннәренә явым-төшем тукталачак. Ә иң кызу һава торышы Татарстанда киләсе дүшәнбедән урнашачак. Республикада яңгырлар тирән циклонның төньяк-көнчыгыш перифериясе тәэсире белән бәйле, ул көнбатыш юнәлешенә күчә. Профессор сүзләренчә, циклон атнадан артык бер урында булган, бу бик сирәк күренеш.
Республикада узган ике тәүлектә айлык явым-төшем нормасының дүрттән бер өлеше яуган. Шуның белән Татарстанда зур дымлылык күзәтелә — ул 100 процентка кадәр.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк