Логотип
Якыннан килеп кара

"Ак калфагым төшердем кулдан..." яки тарих кабатланамы? (ФОТОрепортаж)

Спектакль тәмам. Әмма халык таралырга ашыкмый. Һәр эшне энәсеннән җебенә кадәр тикшереп, нинди дә булса берәр гаебен эзләп табарга яраткан журналист халкы да тынып калган, һәр куелышка аек акыл белә...

Спектакль тәмам. Әмма халык таралырга ашыкмый. Һәр эшне энәсеннән җебенә кадәр тикшереп, нинди дә булса берәр гаебен эзләп табарга яраткан журналист халкы да тынып калган, һәр куелышка аек акыл белән караучы сәнгать һәм тел белгечләренең дә күзендә яшь тамчылары ялтырый...

Кичә Камал театрының зур залында Илдар Юзеев әсәре буенча куелган “Ак калфагым төшердем кулдан...” спектаклен беренче тапкыр матбугат әһелләренә тәкъдим иттеләр. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссамы – Сергей Скоморохов, музыкаль бизәлеш авторы – Фуат Әбүбәкеров. “Күптәннән мондый рәхәт мизгелләр кичергәнем юк иде. Спектакль йөрәккә үтеп керерлек булды. Биредә китерелгән кинжал дәрәҗәсендәге скрипка, филләр, роза чәчәге һәм хамелеон төшерелгән картиналарда милләтебезнең диагнозы чагыла. Борынгы фольклор кодларын шәрехләүдә бер генә хата да күрмәдем. Һәр нәрсә үз урынында. Җиренә җиткереп күрсәтүегез өчен рәхмәт. Бу спектакльгә гади тамашачы да, тирән фикерли алучылар бердәй тигез йөрер дигән фикердә калам”, – дип теләкләрен җиткерде әдәбият белегече Миләүшә Хәбетдинова. Спектакльнең пьесасын укучылар, аның сәхнәдә куяр өчен бик авыр әсәр кебек тоелуын да яшермәде. Тик режиссер бу мәсьәләне хәл иткән. Пьесага берникадәр кыскартулар, үзгәрешләр кертелгән. Шуңа да спектакль җиңел карала. 2 сәгатьтән артык вакыт үткәне сизелми дә.

“Ак калфагым төшердем кулдан...” спектаклен беренче тапкыр 1991 елда М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында Рифкать Исрафилов куйган, аны Казанга алып килеп күрсәткән дә булганнар. Спектакль нигездә диалоглардан тора. “Әлеге спектакль – 80нче еллар темасына фантазия. Сюжет, шул чорда телевидениедә бик популяр булган, монда яшәүче һәм эмиграциядәге татарлар арасында оештырылган телекүпергә нигезләнеп корылган. Чынбарлыкта, әлбәттә, чит илдәге татарлар белән безнекеләр арасында мондый тапшырулар оештырылмаган. Спектакль – мәңгелек тыюлар һәм чикләүләр, төрле фобияләр тарихы. Теге яктан да, шулай ук безнең яктан да. Моннан тыш, пьесада милли тәңгәллек темасы да күтәрелә. Нәрсә ул миллилек? Миллилекнең табигате нидән гыйбәрәт? Спектакльдә нәкъ менә шушы сорауларга җавап эзләнәчәк”, – дип сөйли спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Сан-Франциско һәм Казан арасындагы телекүпердә ике яктагы каршылык аерым ачык күренеп тора. Чит ил татарларының киемнәре дә үзенчәлекле, ачык, чуар төсләр, төрлелектән күзләр камаша. Ә иң мөһим элемент – Америка, Финляндия, Төркиядә яшәүче татар хатын-кызлары башларына калфак кигән. Ә безнең якта утыручыларның киемнәре дә контексттан чыгарга ярамаган төсле бертөрле, караңгы соргылт төсмерләр.

Җаннарны өзәрлек моң да, калфак та теге якта кала.

Казан ягыннан телевизион күпердә катнашучылар арасында мәшһүр рәссам, Бөек Ватан сугышы ветераны Исмай Акчурин образы аеруча күңелгә кереп кала. Аны Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров гәүдәләндерә. Ирен һәм улын сугышта югалткан, зыялы татар карчыгы Шәмсия Ишмуллина ролен Татарстанның халык артисты Рузия Мотыйгуллина башкара. Аның әтисе ачлык елларында Америкага барып ашлык төяп алып кайтып үзебезнекеләрне үлемнән коткарып калган, әмма соңыннан чит илләр белән бәйләнеше өчен атып үтерелә. Тик боларның берсен дә тапшыруда ачыктан-ачык әйтергә ярамый. Шуңа да безнекеләр әйтергә теләгән сүзен дә әйтә алмыйча тыелып карарга мәҗбүр. Әмма әсәргә салынган фикер өзек-өзек диалоглар аша да яхшы аңлашыла.

Америка ягында утыручылар үзләрен күпкә иркенрәк тота. Мәсәлән, “дөрес түгел” рәсемнәре аркасында үз иленнән чыгшып качарга мәҗбүр булган, шулай да чит илдә дә җан тынычлыгы таба алмаган яшь талантлы рәссам Тайфур (Искәндәр Хәйруллин) татар милләтен куркак булуда гаепли. Биредә тагын Фин татары Гөлнур Галәветдин (Мәрьям Йосыпова), үз илендә үзен ирекле санаучы яртылаш татар кызы – Зөбәйдә Прайс (Алинә Мөдәрисова), дөньяны яулау өчен татар теленең кирәк булмавын таныган дөньякүләм танылган биюче Ратмир Зәкиевский (Илдус Габдрахманов) образлары истә кала.

Тапшыруны алып баручылар – Сан-Франциско ягыннан Сафия Нурихан (Люция Хәмитова) һәм Клара Измайлова (Раушания Юкачева)лар да телевидение йолдызларының эшен оста сурәтли. Биредә эфир вакытының кыскалыгы, язылган сценарийдан читкә тайпылырга ярамау кебек нечкә детальләр дә читтә калмаган.

Гомумән, спектакль театрның әйдәп баручы актерларыТатарстанның һәм Россиянең халык артистлары Алсу Гайнуллина, Әсхәт Хисмәт, Наил Дунаев, Илдус Әхмәтҗанов, Айдар Хафизов, Венера Шакирова һәм башкаларның катнашуы белән дә күңелгә якын. Димәк, халык яраткан артистларын бер сәхнәдә күрә алачак.

Спектакль ахырында Америкада татар кафесы тотучы, гомере буе әнисенең ак калфагын саклаган Жак әфәнденең Шәмсия ханым Ишмуллинаның улы Габделхак икәнлеге ачыклана. Ул сугыш вакытында әсирлеккә төшкәч, кайтырга куркып, чит илдә яшәп кала. Тапшыруда Жак туганнарына кыенлык килмәсен өчен үзенең Габделхак булуын танымый. Бу күренешне тамашачы тыныч күңел белән генә карый алмас мөгаен.

Бүген без Совет заманында яшмибез, күп нәрсәгә күзебез ачылган, телләрне бәйләп торган төеннәр чишелгән дә кебек... Әмма, барысы да хәзерге заманда бара сыман. “Без спектакльне сәхнәләштергәндә, шул эпоханы предметларда төгәл чагылдыру максатын куймадык, ул чорның зур телекамераларын эзләмәдек. Спектакль ялгызлык турында, бүгенге көн турында. Бу спектакльне “Нәүрүз” фестивалендә күрсәтү хакында сүз булды. Әмма быел “Җилкәнсезләр” белән “Агыла да болыт агыла...”ны күрсәтәбез дип килешенгән, өч күбрәк булыр”, шуңа күрә киләсе елга – “Нәүрүз” форумына тәкъдим итәбез”, – диде ахырдан журналистларга Нияз Игъламов.

“Ак калфагым төшердем кулдан...”  спектакле 7, 8 апрель көннәрендә башкала тамашачысына тәкъдим ителәчәк. Милли спектакльне халык бик теләп кабул итәр, заллар тулы булыр дип ышанып әйтергә җирлек бар, ди белгечләр.

{jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/07.04.17{/jlex}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк