Логотип
Архив Материалов

«СалаваTIK» – ул бренд

«СалаваTik»лар 2024 елда зур нәтиҗәләр күрсәтте! Балалар, бары алга! «Сәхнә»нең май санында чыккан әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез, кадерле укучыларыбыз.

Салаватиклар

Бүген интернет киңлекләрендә балалар өчен төрледән-төрле контент бар, башың әйләнерлек! Чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килүгә карамастан, үз аудиториясен җыйган, ышанычлы адымнар белән алга атлаган «СалаваTik» төркеме, аларның киләчәккә планнары турында «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина белән сөйләштек.

 

Май кояшыдай балкыйсың, Зилә. Сине гомумән елмаймаган, төшенкелеккә бирелгән килеш күргәнем юк бугай. Гел янып торган күзләр, хыялый һәм максатчан караш. Мондый булмасаң, балалар, яшүсмерләр өчен чыга торган журналларның баш мөхәррире булу кыендыр?

– Безнең журналларны нәни бала беренче китап итеп кулына ала. Бәлки аның белемгә омтылышы, дөнья белән танышуы нәкъ шушы журналдан башланыр? Шуңа күрә ул бик позитив булырга тиеш. Ягъни журнал якты төсләре, матур эчтәлеге белән аңа ошасын һәм алга таба белем алу балага авыр уку процессы булып түгел, ә тирә-юнь белән кызыклы, рәхәт танышу буларак истә калсын. Шуның өчен без бу эшкә бик җаваплы карыйбыз. Һәр керфекне яңадан ясатып, төсен үзгәртеп мәш киләбез; һәр хайван үз-үзенә охшасын, бала аңа карагач курыкмасын, яратсын дип вакланабыз. Берүзең бернишләп булмый. Шуңа да коллектив синең белән ризалашып эшләү – алтынга тиң. Бездә демократия, барысы да уртага салынып хәл ителә. Бер баш – бер баш, ә ун баш – ун баш! Безнең редакциядә бик зур көч тупланган.

Бер интервьюда «СалаваTik»лар – татар телле сабыйларның Интернетта иң яратып карый торган җырлы-биюле проекты» дип әйткәнсең. Әлеге проектның чишмә башы каян бәреп чыкты? 

– Бу проект Шамил Садыйков («Татмедиа» АҖ генераль директоры) идеясе һәм теләге белән барлыкка килде. «Әйдә татарча «Кукутиклар» ясыйбыз. Менә сезгә камера, Интернетны татарча видеолар белән тәэмин итик. Балалар туган телләрендә җырлап үссен», – дип көннәрдән бер көнне безнең алдыбызда авыр гына максат куйды. Шулай итеп әкренләп үзебез өчен өр-яңа һөнәр үзләштерә башладык. «СалаваTik»ларның туган көне – 2021 елның 2 нче феврале. Ул көнне «Әпипә» җырын чыгардык, хәзер ул 500 мең тирәсе карау җыйган.

Сүземнең иңбашында мин, һичшиксез, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә меңләгән сабый һәм аларның әти-әниләрне исеменнән рәхмәтемне җиткерәм. Чөнки менә инде дүртенче ел Комиссия безнең барлык видеопроектларны тормышка ашырыр өчен матди ярдәм күрсәтә. Һәрбер тапшыру артында дистәләгән кеше хезмәте. Чын мәгънәсендә профессонал булып саналган шәхесләр белән эшлим. Ярдәм булмаса, энтузиазмда гына еракка китеп булмас иде. Килешәсездер...

Татар мохите тудырыр өчен бөтен даирә туган телдә булырга тиеш. Бала гаджетлардан да татарча видеолар караса әйбәт. Әйе, мин кече яшьтән баланың кулына телефон тоттыруга каршы, әмма «СалаваTik»ларны күрсәтсәгез, аларның психик һәм физик үсешенә зыян килмәячәгенә 100% ышанып әйтә алам. Каршылыклы фикер булып яңгырыйдыр. Ягъни татар баласы үстерәсегез килә икән, интернетны күрсәтсәгез, ул видеолар татарча булырга тиеш дип әйтергә теләвем.

«СалаваTik»лар белән эшләү нидән гыйбарәт?

– Иң элек җыр сайлана, аннары нәни артистлар вокал һәм хореография буенча репетицияләргә йөреп, укытучылар белән шөгыльләнә. Шуннан тавыш яздырыла, аннары павильон арендага алына һәм бер сәгать эчендә бер җыр төшерелә. Һәр балага игьтибар бирәбез һәм кыска вакыт аралыгында күп эш эшләнә. Кайвакыт видеода кимчелекләр күренә. Кәеф бик төшә. «Ул кимчелекне син генә күрәсең» диләр дә, әзер видеоны интернетка чыгаралар. Карасак, ике көннән егерме мең карау җыйган бу видео! Ике айдан – икейөз мең! «Дөрестән дә, артык четерекле караш белән мин генә күрәмдер бу кимчелекләрне» дип аннары җиңел сулап куясың. Әти-әниләр дә, укытучылар да, редакция хезмәткәрләре дә, һәм әлбәттә, балалар үзләре искитмәле зур эш башкара.

Ә төркемгә балалар ничек җыелды?

– 2020 нче ел ахырында миңа төркем өчен җырлый торган балаларны табарга кирәк иде. Каяндыр «Гөлназ Гафурова Казан шәһәре филармониясендә балалар белән шөгыльләнә» дигән хәбәр ишеттем һәм аның белән сөйләшеп, 6 бала сайлап алдык. Бу беренче состав булды: Аделина Хәсәнова (бермөгез), Булат Талипов (пингвин), Эмилия Галимҗанова (жираф), Сәидә Гарифуллина (юлбарыс), Бәхтияр Хәбибуллин (аю) һәм Аишә Әхмәтҗанова (песи). Хәзер алар миннән бер баш озын яшүсмерләр, ә ул вакытта кеп-кечкенә иделәр.

3 ел эчендә состав ничә тапкыр үзгәрде һәм аның сәбәпләре нидә?

– Состав үзгәрү балаларның үсүенә бәйле, башка сәбәп юк. Дөресен әйткәндә, бу карарны кабул итү бик авыр булды. Чөнки балалар эшли-эшли чып-чын профессионалларга әйләнде. Берсүзсез, үзләре белеп, дөрес итеп клипларыбызда төшә башладылар. Ләкин үстеләр. Ә безнең «СалаваTik»ларның аудиториясе ул нәниләр, шуңа төркемдә дә кечрәк балалар, яшьтәшләре булырга тиеш. Шул рәвешле, без кастинг оештырып, зур комиссия ярдәмендә өченче составка быел алты яшьлекләрне алдык.

Балаларның бөтенесе белән даими күрешеп торабыз, чөнки клипларда төшү генә түгел, төрле чараларда катнашып, концертлар оештырабыз. Ел дәверендә тукталмый эш бара. 40 бушлай татарча балалар концерты бирү үк ни тора. Бүген «СалаваTik» составында ундүрт бала. Шуларның алтысы клипта төшә, олыраклары концертларда катнаша.

«СалаваTik»лар инде 60 тан артык җыр яздырган һәм бик матур, кызыклы, анимацион клиплар да төшерелгән. Репертуар төзү критерийлары бармы? Анимация ясау, клипларны чыгару күп вакыт таләп итәме?

– Бүгенге көнгә интернетка 62 клип чыккан, каналларында 9 мең язылучы һәм 6 миллионнан артык карау җыелган.

Җыр күңелгә якын яки юк – төп критерий шушы. Нигездә, балаларга туры килә торган татар халык җырларын алабыз. Гади, җайлы, фольклорга әйләнгән әсәрләр сайлана. Алар безгә кечкенәдән яхшы таныш, үзебезнең балаларга да шушы җырларны өйрәтергә телибез.

Ә анимациягә килгәндә, ул әлбәттә озак вакытны ала. Җырның текстын карыйбыз, шуңа туры килерлек итеп сюжет булдырабыз. Руфия Мөхетдинова проектның кураторы буларак, Әлфия Йосыпова (баш рәссам), Руслан Әмиров (тавыш яздыручы һәм аранжировкалар авторы), Айсылу Сибгатуллина (оператор), режиссёр һәм монтажлаучы Гүзәл Шакирҗанова белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тора. Аена икешәр клип чыгару шуны таләп итә.

Ә җырларны сайлау – ул туктаусыз процесс. Мәсәлән, кызым белән «Әкият» курчак театрына барып, «Тыпырдык» спектаклен карадык. Шундый ошады! Җырлары да җиңел, аңлаешлы һәм тирә-юнь белән таныштыру өчен менә дигән. Аларның авторлары шагыйрә Резедә Гобәева, көйләрнең авторы композитор Эльмир Низамов булып чыкты. Театр, режиссёр һәм авторларның үзләреннән җырларны яздырырга рөхсәт алганнан соң, без эшкә керештек. Балалар яратып тыңлый торган «Планеталар», «Ел фасыллары», «Саннар» һ.б. җырлар нәкъ шул спектакльдән алынды.

«СалаваTik»лар белән чакырылган артистлар да чыгыш ясый. Бу проектны тагын да популярлаштыру максаты белән эшләнәме?

– Балалар үзләре дә бергә җырларга теләгән артистларны тәкьдим итә. Мәсәлән, Лэйна, Данир Сабиров, Филүс Каһиров, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Ләйсән Гыймаева белән җырларга хыялланабыз диделәр. Белешәбез, чакырабыз! Күбесе ризалаша, килә. Килмәгәннәре дә юк түгел. Хәзер инде артистлар үзләре миңа шалтыратып: «Әйдә, «СалаваTik»лар белән җыр яздырыйк әле. Минем дә балаларым бар, ул сезне карый» диләр. Димәк, хәзер «СалаваTik» бренд буларак формалашкан дигән сүз.

Балалар бакчалары, башлангыч сыйныфлар белән аралашып торасызмы?

– Алар безне ярдәмлек буларак кулланалар, шунысы бик сөендерә. Проектны ачканнан бирле укытучы-тәрбиячеләр белән гел элемтәдә. Иртәнге зарядка «СалаваTik» җырлары һәм биюләре белән башлана. Кушылып җырлап, клиптагы хәрәкәтләрне кабатлап утренникларның күбесе «СалаваTik»лар белән уза.

Әлеге проектның эшчәнлеге беренче чиратта социаль челтәрләргә юнәлдерелгән кебек. Шул ук вакытта «СалаваTik»лар төрле чараларда чыгыш ясый, мөстәкыйль концертлар да уздыра.

– Ике юнәлештә дә бертигез эшлибез. Балалар «СалаваTik»ларны интернетта гына күрү белән канәгать түгел, үз күзләре белән күрәсе, танышасылары килә. Шуңа да даими концертлар уздыру мөһим.

Күпләрне кызыксындырган сорау яныннан мин дә тыныч кына үтеп китә алмыйм. Ни өчен «СалаваTik»лар кигуруми киеп җырлый? Аның берәр яшерен мәгьнәсе бармы?

– Без балаларга дөньяны әкият аша күрсәтәбез, ә андагы геройлар, кагыйдә буларак, төрле җәнлекләр. Алай дөньяны кабул итү җайлырак, уртак тел табар өчен бу үтемлерәк ысул. Шуңа «СалаваTik»лар төрле җәнлекләр киеменнән эшлиләр.

Балаларның татар җыр сәнгате белән тирәнтен танышуын; әти-әниләре, әби-бабалары яратып тыңлаган һәм җырлаган сәхнә җәүһәрләренә яңа сулыш өрүне проектның иң мөһим казанышларының берсе дип атарга буладыр?

– Монда бер куркыныч бар – җырларны бозмау мөһим. Кайвакыт инде яздырылган җырның темпы туры килми булып чыга. Андый вакытта үзем курка-курка кызулатам. Шөкер, аранжировка өчен җаваплы егетебез бик оста! Безнең белән эшләр өчен ай саен үзенең студиясен машинасына сала да, Руслан Әмиров махсус «СалаваTik»ларны яздырырга дип Түбән Камадан Казанга килә. Чын күңелдән яратып, бирелеп эшли ул.

Проектта катнашып популярлаша башлагач, балаларның үз-үзләрен тотышында үзгәрешләр сизелми калмагандыр. «Йолдызлык» чире эләктерүчеләр бармы?

– Кайбер балаларга ияреп алды ул чир. Монда инде әти-әниләрнең хезмәте зур, чөнки мондый очракларда без алар белән берлектә эшлибез, гел элемтәдә торабыз. Бу чирнең йогуы да вакыт-вакыт табигый булып тоела. Чөнки мәктәптә таныйлар, класста син «суперзвезда». «Безнең мәктәптә Салаватик укый» дигән сүзне еш ишетәбез. Димәк, бу балаларга карата шул дәрәҗәдә ярату һәм игьтибар бирелә, аларның хәтта бер концертны калдырмаучы фанатлары да бар. Алай гына да түгел, өйдә балалар үзара рольләргә бүлешеп, «СалаваTik»лар булып уйный икән. Әкәмәт бит бу! Сөенечтән, эшеңнең нәтиҗәсен күрүдән үзең дә «йолдызлана» башларсың монда! өлә). 

Коллективта көндәшлек юкмы?  

– «СалаваTik»лар – ул лидер, әйдәп баручы балалар. Шуңа һәрберсе уртада булырга тели. Бер рәткә тезелеп баскач та, әкрен-әкрен генә берәмләп алга чыгалар. Зур конфликт, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканын хәтерләмим. Алар арасында эшлекле мөнәсәбәтләр һәм дуслык.

«СалаваTik»та бала шәхес булып формалаша. Тәртип, чыныгу, эштән курыкмау, үзеңне күрсәтә белү, камера алдында оялмау – менә шуларга өйрәнә алар.

Проектның масштаблары зурайганнан-зурая. «СалаваTik»лар мәктәбе дә ачылган икән. Аның турында күбрәк беләсе килә.

– 2024 нче елның 16 апреленнән «СалаваTik» мәктәбе эшли башлады. Идеясе 2023 елның декабрендә барлыкка килде. Ул вакытта өченче составка кастинг игълан иттек, онлайн турга 500гә якын видео килде. Карыйбыз – шундый әйбәт балалар! Шуларның утыз-кырыгын икенче турга калдырдык. Офлайн танышырга чакырдык. Алар арасыннан да сайларга кирәк иде. Сайлап булмый гына бит! Бары тик өченче турда гына гапләшә-гапләшә ике малай, ике кыз сайлап алдык. Алар әлегә бик яшь, әмма эшли-эшли әкренләп шомаралар. Ярый, дүрт бала алдык, ә калган дүртйөздән артык бала нишләргә тиеш? Алар да шөгыльләнергә тели, аларның да «СалаваTik» булып сәхнәгә чыгасылары килә. Беләбез, «Апуш» театр студиясе бар, балалар анда теләп йөри. Алар театраллар тәрбияли, ә без эстрадага якынрак. «Ни өчен безгә күбрәк балага татарча иҗади яктан үсәргә мөмкинлек бирмәскә?» дигән фикер белән яңадан кастинг оештырдык һәм 59 баланы сайлап алдык. Шушы «Татмедиа» бинасында җитәкчебез безгә дүрт бүлмә бирде. Шуларда кичләрен дүрт юнәлеш буенча – вокал, татар теле, хореография, актёрлык осталыгы дәресләре уза. Бөтенесе дә татар телендә! «СалаваTik»ларның төп составы – алты бала да шулай ук бу дәресләргә йөри һәм алар барысы бергә шөгыльләнә. Җәй көне шул 59 баланың һәрберсе катнашында концерт оештырырга телибез.

Якын киләчәктә тагын нинди проектлар белән безне сөендерәчәксез?

Ул – «Алма» яшүсмерләр төркеме. «СалаваTik»ларыбыз алма булып өлгерде. Беренче составтагы өч баланы артистлар буларак чакырдык. Безнең максат – яшүсмерләр колакчыннарында үз теләкләре белән кабызып тыңларлык татарча музыка булдыру. Шуңа күрә без балалар белән Ильяс Гафаров (Yummy Music лейблы директоры) студиясендә бик матур «Хәрәкәттә-бәрәкәт» дигән җыр яздырдык. Аны безгә «Алдынгылар хәрәкәте» тәкъдим итте. Шәп хореограф, үзе дә яшүсмер булган Динә Сабирова биюне куя. Ул хәзерге тенденцияләр белән яхшы таныш, балалар да аны тыңлый, тиз отып ала. Клипта «Изумрудный город» бию студиясендә шөгыльләнүче үсмерләр дә булачак. Гөлназ Гафурова җырларны өйрәтүне дәвам итеп, аларны вокал ягыннан шомарта. Тиз арада татарча җырлаучы яшүсмерләр төркемен тамашачы да яратып өлгерер дип ышанам.

Исеме бигрәк кызык һәм җиңелАлма!

– Әйе, исеме бик җиңел. Миңа әле аның фигыль булуы да ошый. Алма! Балаларда бу яшьтә протест башлана, ул табигый хәл. Безнең «Алма» тәмле бакча җимеше генә түгел, ул әле яшүсмерләрнең эчке дөньясы белән тәңгәл килүче фигыль дә.

Башлангычларыбыз дәвамлы, тамашачыбыз канәгать булсын иде. Нинди генә очракта да, җавап бер – без әзер!

Таңсылу Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк