Логотип
Сәнгать

Сәхнә киллерлары

Фейсбуктагы фейкларга күз салсаң, без соңгы елларда сәхнә генә түгел, чын мәгънәсендә «мәдәният киллерлары»на әйләнеп барабыз шикелле. Мәдәниятне үстерү хакында аналитик фикерләр тәкъдим итү урынына...

Фейсбуктагы фейкларга күз салсаң, без соңгы елларда сәхнә генә түгел, чын мәгънәсендә «мәдәният киллерлары»на әйләнеп барабыз шикелле.

Мәдәниятне үстерү хакында аналитик фикерләр тәкъдим итү урынына ошбу өлкәдәге һәр «кадровый» үзгәреш саен, бигрәк тә министрлыкның театр сәнгатенә кагылышлы үзгәрү-үзгәртүләренә кагылышлы нисбәттә фейсбукта һәм кайбер электрон басма-сайт битләрендә артык ыгы-зыгы куптардык, төп энергияне «ул болай иде, ул тегеләй иде» дигән кебегрәк чүбек чәйнәүләргә юнәлтеп, үзебезнең алтын вакытны сарыф итәбез кебек. Без бу очракта бигрәк тә Баш театрыбыз, бар татар дөньясының театры сәнгатендәге йөзек кашы булган Камал театры репертуары тирәсендә «ботка пешерү»ләр, Буа татар дәүләт театры, Кариев, Тинчурин һәм Минзәлә дәүләт театрларындагы лабораторияләр, балалар спектакльләре, яңа проектлар, «Әлиф» ижат берләшмәсе, кадрлар алышынуга кагылышлы ыгы-зыгыларны күздә тотабыз.

Мәдәният министры һәм алар башкарган эшләргә карата да шулай ук аналитикадан ерак торган язмалар күренә башлады. Шагыйрь әйтмешли, акылыннан яза-яза, бар кеше дә яза. Профессиональ тәнкыйтьче, язучы гына түгел, фейсбукка керергә өйрәнгән һәркем үзенең «кыйммәтле фикерен» урнаштырыга омтыла.

Моңа күптән эч пошып килә һәм шул нисбәтле әлеге мәсьәләләргә милләттәшләрне башкарак күзлектән карарга чакырабыз һәм бу максаттан «Сәхнә» театр журналы редакциясе эшлекле тәкъдим белән чыга.

Бу юллар ошбу тәкъдимгә кереш буларак кына кабул ителсен. Без, бәхәскә катнашып, бер якны да якларга уйламыйбыз. Чөнки тулы канлы бәхәс юк әлеге фейсбук язмаларында, анда бары сүгенү, талаш, кычкыру, кирәкмәгән ыгы-зыгы, хәтта гайбәт жанрындагы җөмләләр генә. Бәлки, без бәхәсне соңрак оештырырбыз, чөнки ашыккан ашка пешкән ди. Министр Ирада ханым Әюпова эшкә килгәненең беренче көнендә үк үзенең һәр сөйләшүгә, һәр тәкъдимгә ачык икәнлеген рәсми рәвештә игълан итте. Алай гына да түгел, кыска гына вакыт эчендә Ирада Хафизҗановна Әюпова командасы мәдәният өлкәсенә яңа, заман сулышы өрде, үзенең креатив профессиональ командасы барлыгын раслады. Минем мәрхүм әти әйтә торган иде: «Күп сөйләшмә, малай, алдыңа кара да, атыңны куала!» Әйе, Ирада ханым да, алдына карап, атын куаласын иде, «аты» дөрес юлдан бара. Мәдәният бик нечкә өлкә ул, элек тә һәрчак төрле каршылыклар аша үсте һәм үсә. Мин үз гомеремдә күп министрларны күрдем. Марсель Таишев, Илдус Тарханов, Зилә Вәлиева, Айрат Сибагатуллин, шулай ук эшем буенча Ирада Әюпова белән дә аралашырга туры килә. Алда саналып кителгән кайсы министр үзенең олуг эшчәнлеге өчен бездән рәхмәт ишетте икән соң? Мин боларны аларның үзләреннән сорар идем. М.Таишев болгавыр туксанынчы еллар башына туры килде, ләкин югалып калмады, мәдәниятне егып салырга ирек бирмәде. Илдус Тарханов та шулай ук зур эшләр башкарды, минем бу шәхескә рәхмәтем аеруча зур. Зилә ханым Вәлиевага кем рәхмәт әйтте, югыйсә, ул да иң актив министрларның берсе иде, артыннан тау чаклы игелекле эшләре калды. Айрат Сибгатуллин шулай ук үзгә эш алымнарына ия җитәкече иде, үзе өчен пиар белән шөгыльләнмәде, тыныч кына хезмәт итте, без аның белән еш киңәшә идек, Айрат ыгы-зыгыны яратмый, ул министр буларак эш аты иде. Кайсысы бездән рәхмәт сүзе ишетте икән?! Юктыр, ишетмәгәндер, тәнкыйтьләп күзләрен ачырмадык без аларның!.. Ирада Хафизҗановна, бер дә аптырамагыз, сезгә дә бездән алда шундый ук «рәхмәтләр» явар, бәлки... Чөнки без – сәхнә, без мәдәният киллерлары! Без сезгә татар мәдәниятен алга җибәрерлек аналитик киңәшләр бирә алмабыз инде, без сүгенә генә беләбез... Кызганыч... Бәлки, әле соң түгелдер?...

Аннан соң икенче ягы да бар: Татарстанда татарның чиреге дә яшәми, милләтәшләрнең күпчелеге республикадан читтә, алар мәдәниятсез, алар татарлык рухын югалта язган, аларны телдән яздырганнар, алар рухи азыкка күбрәк мохтаж! Ә без, миллионнан артык татар, инде шактый «маемлаган», чөнки без Казанда, Татарстанда, мәдәният үзәгендә яшибез.

Моннан нәкъ 19 ел элек без Рөстәм Миңгалим, Айдар Хәлим, Фәнзаман Батталлар белән Самарада булып, андагы татарларның үзара ыгы-зыгысына шаклар катып кайткан идек. Талаш-ызгыш, бүлешү-тартышу күңелләргә тигән иде шулчакта. Кайтуга мин «Таталарны каян таныйлар» дигән мәкалә дә яздым. Әүвәл, төп эшкә керешкәнче, ягъни барлык иҗатчыларга «Сәхнә» мәдәният һәм сәнгать басмасының соңгы вакыттагы мәдәният өлкәсендәге, бигрәк тә театр сәнгатенә мөнәсбәтле вәзгыятькә караган яңа тәкъдимнәрен җиткерер алдыннан, без әлеге мәкаләне тагын бер кат укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәргә уйладык. Бу очракта безгә пакусны киңрәк алу сорала.

P.S. Тәкъдим-язманың тулы варианты «Сәхнә» журналының киләсе саннарында урын алачак.

 

ТАТАРЛАРНЫ КАЯН ТАНЫЙЛАР?

(Зиннур Хөснияр, 2000 нче ел).

Уйлыйм, уйлыйм да, тагын бер бер уйлап куям: моннан дүрт-биш гасырлар элек икътисади яктан да, мәдәнияте белән дә дөньяда зур урын тоткан татар-төрки халкы нигә бүген мае бетеп, сүнеп барган лампаны хәтерләтә соң? Милләт тормышының кайсы гына ягын алып карама, моннан кителгән, тегеннән бүселгән. Без моның дүрт гасырдан артык урыс чабатасы астында яшәргә мәҗбүр булудан килеп чыкканлыгын яхшы беләбез. Шартлы рәвештә әйтсәк, монысы тышкы сәбәп булсын ди. Өлкән туган, инде гасырлар буе бар милләтләрне дә бер «казан»га салып, туглап, бутап, соры масса, ягъни манкорт дигән яңа бер «милләт» уйлап табарга маташа. Кешеләрнең генә түгел, хәтта хайваннарның да «мили төсмерләре» барын чамаламый торгандыр, ахры. Мәсәлән, безнең якларда ат татар символы дибез. Дуңгыз дигәч, бу очракта урыс күз алдына килә. Борын-борыннан шулай инде. Урыс халкы ат итен өнәмәгән, татар-мөселманга дуңгыз хәрәм булган. Аннан соң игътибар иткәнегез бармы икән, ат күзләре нинди дә, чучканыкы нинди?.. мал иясенә охшар диләр. Баксаң, холкы белән генә түгел, күзләре белән дә үз ияләрен хәтерләтә икән алар!..

Тарихка күз салсаң да, бүгенгене алып карасаң да һәрвакыт бернәрсәгә шаккатасың: вакыт яраларны дәваласа да, милләтнең «холык фигылен» кискен үзгәртә алмый икән... Моннан берничә гасырлар элек бабаларның табигатендә булган кайбер төсмерләр бүген бездә дә чагылададыр сыман. Бу очракта, тискәреләре хакында сүз бара. Әлбәттә, әлеге фикер каршылыклы, бәхәслерәк булса да, аны төгәл мисаллар белән раслый алсак, мәсьәләгә беркадәр ачыклык керер төсле.

Кичә

Тарихи холкыбыз тәки үзгәрми, һаман яшәп килә. Мин бу очракта моннан дүрт гасырдан артык Казан ханлыгының җимерелүенә китергән сәбәпләрнең фәкать берсен генә, әмма иң әһәмиятлесен күз алдында тотам: сүз татарлар арасында борын-борыннан килгән ызгыш-талаш хакында. Сатлык Шаһгали турында хәтта Маркс та телгә ала, Шаһгали атлы сатлыкҗан татар халкының иң күралмаган бәндәсе, дигән фикер әйтә ул.

«1552 елның 16 августында урыс гаскәрләре Иделне кичә башлыйлар. Дошман гаскәре 150 мең кешедән тора, алар яхшы әзерлекле, яхшы коралланган. Татарлар пәһлеваннарча көрәшәләр. Казан бирелмәгән дә булыр иде, аны хыянәтчеләр харап итә. 200 морза Иван ягына чыга.

Камай дигән хыянәтче морза Казанның хәрби серләрен ача, су юлын күрсәтә, моның өчен Иван Камайга ике марҗа бүләк итә.

Камай хыянәтеннән соң, 4 сентябьдә кара йөрәкләр Казанның су юлын шартлатырга булалар. Җир астыннан чокып кереп, 1мичкә, 57 пот дары салып шартлаталар. Кремльнең бар өлеше дә зарарлана, Казан сусыз кала» (1996 елгы Татар календареннән алынды.).

Инде килеп Габделбарый Батталның «Казан төркиләре» дигән хезмәтенә мөрәҗәгать итик. «… Казанда барлыкка килгән, бер-беренә дошман булган бер төркем югары катлау кешеләре дә дәүләтнең таркалуына аз ярдәм итмәгәннәр» (Г. Баттал. Казан төркиләре. Тат.кит.нәшрияте. 1996. Казан.).

Тезеп китсәң, мисаллар буа буарлык.

Бүгенге хәлебезне күреп җан җылынганда, милләтнең үлә-бетә баруына йөрәк сыктаган чакларда, әгәр дә теге вакытта бабаларыбыз бердәм булса, бәлки, бәлки... дигән хис әледән-әле күңелне тырнап куя.

Шул ук Батталның мәгълүм хезмәтендә сурәтләнгән нугай тарихына күз салыйк: «… 16 гасырда Төрекстанда Сырдәрья ярларыннан бөтен Арал күле тирәсенә һәм Көнбатышта Идел елгасына кадәр булган җирләрдә хакимлек иткән мангыт-нугайларның бәкләреннән булган Муса бәкнең сигезенче улы Йосыф була. Соңыннан үзе дә, бәк булгач, Йосыф мирза мәскәүләрне һич яратмаган. Шуның аркасында үзе белән урыс сөяр агасы Исмәгыйль мирза арасында гаугылар, бәрелешләр аз булмаган.

... Мәскәүләрнең дусты булган ир туганы Исмәгыйль 1556 елда Йосыф бәкне үтерткән һәм аның уллары Илмирза белән Ибраһим мирзаны 1565 елда Мәскәүгә җибәргән. Бу ике мирзаның токымы Романовлар династиясендә икенче патша булган Алексей Михайлоич заманында православие диненә күчкәннәр һәм XVIII гасырның ахырына кадәр кенәз Йосыповлар дип йөртелгәннәр».

Бу мисаллары белән тарих татарларга менә дигән ачы сабак биргән икән ләбаса!

Бүген

Моннан берничә еллар элек шагыйрь Г.Сәгыйревнең иҗат кичәсе уңаенннан Самарада булырга туры килгән иде. Татар телендә гәзитләр чыга, радио сөйләп ята – искиткеч күңелле хәл иде бу. Боларны ишетеп, күңел сөенде, пыскып яткан соры көл өемендәге бердәнбер утлы күмердәй өмет уянды, яшисе килү теләгенә янә бер чаткы өстәлде кебек! Әмма сөенергә иртәрәк булган икән, кардәшләребез төрле милли-сөяси өешмаларга берләшкәннәр дә пыр туза-туза үзара сугышып яталар, һәркайсы үз оешмасының өстенлеген дәгъвалый; милләт дигән олы, изге хис шәхси амбицияләр «арбасы»на җигелгән. Нәкъ мәгълүм мәсьәләдәге аккош, чуртан һәм кысла кебек. Ике оешма булса, бер үк мәсьәләне ике якка, уңай булса, ун төрле тарафка тартып, өстерәргә азаплана. Йа, татарлык!

Күптән түгел генә мондый хәлгә мин Мәскәү шәһәрендә дә тап булдым. Әүвәл шунысына ачыклык кертергә тырышыйк: Мәскәүдә яшәүче татар-мөселманнар саны хакында төрле сүзләр йөри. Элегрәк ул сан ике йөз илле меңнәр тирәсе иде бугай. Күптән түгел генә шәһәр мэры Ю.Лужков Мәскәүдә биш йөз илле мең татар, шул исәптән сигез йөз мең мөселман теркәлгән дип белдерде. Мин, кызыксынып, Мәскәүнең зыялы яһүдләреннән һәм урысларыннан шул хакта сорагач, алар турыдан-туры: «В Москве миллион татар!» – дип җавап бирделәр. Әлбәттә, бу санның төп чыганагын мин белә алмадым. Хәер, аны кайчан да булса төгәл белеп булырмы икән соң?! Халык санын алу вакытында, мәгълүматлы мәскәүлеләрнең сөйләвенә караганда, күп кенә татарлар, белмим, нәрсәгә өметләнептер, үз милләтләрен алыштырганнар, һәм шактый гына Галиев-Алиевлар үзләрен урыс дип яздырган.

Мәскәүдә кардәшләребезнең 22 (!) оешмасы бар. Әмма татарларның җыелышыр, төрле мәсьәләләрне итә алырлык үз биналары юк. Ләкин гаеп Мәскәү шәһәре җитәкчелегендә түгел! Мәсәлән, бер оешмага Татар тыкрыгы урамындагы Асадуллаевлар йортын бирергә килешенгән дә булган. Әмма бу хакта икенче бер татар оешмасына ишетелгән дә, аның җитәкчесе: «Ул бина аларга түгел, безгә тиеш! Алар фәлән-төгән!» – дип, шәһәр түрәләренә йөгергән. Әлбәттә, тегеләре булган карарны юкка чыгарып, әүвәл үз арагызда килешегез, татуланыгыз, аннан соң бина сорап килерсез, дигәннәр. Бу очракта Мәскәү җитәкчелеге хаклы. Аннары алар татарның беркайчанда үзара берләшә алмасын яхшы белә. Гасырлар артында ук калган тарих өлкән туганга яхшы мәгълүм, татарлар үзләре, күрәсең, ул ачы сабакны оныткан инде. Нинди аяныч!..

Дөрес, Мәскәүдәге 22 милли оешманың берничәсе, бәлкем, өстән күрсәтмә буенча махсус та оештырылган булуы мөмкин. Арбага бишенче тәгәрмәч сыйфатында диясе килә. Тарихыбызда гына түгел, хәзерге Казаныбызда да андый «тәҗрибә» юк түгелдер.

Дөньяда төрле оешмаларга оешып, үзара ызгышып-талашып яши торган берәр милләт булса, ул, мөгаен, татар милләте булыр. Татарларны әнә шуннан таныйлар, һәм моннан бик оста файдаланалар да...

Кайчакта миңа үзебезнең «татарлык» турындагы мисалларның һич кенә дә иге-чиге юктыр сыман тоела. Менә ничә еллар инде латин алфавитына күчү турында матбугатта кызу бәхәсләр барды. Татар яңадан тәгәрмәч уйлап чыгарырга азаплана бугай. Бу бәхәсләрне махсус оештырмадылар микән? Күрдек, максат эшне сузу яки бөтенләй гамәлгә ашырмаудан гыйбарәт булды. Юкса, бу хәтле озак бәхәсләшмәсләр иде. Бөтен кеше артист булып бетте: һәммәсе дә уен уйнаган булып маташа. Бу нисбәттән үзем дә әлеге мәгънәсез бәхәскә кереп китмәс өчен игътибарны барыбызга да яхшы мәгълүм булырга тиешле якын тарихка гына юнәлтәсем килә. Инкыйлабка кадәрле гарәп алфавиты белән көн күргән татарны әүвәл латинга күчерделәрме – күчерделәр, аннары шул уңайдан кириллицига... Шовинистлар, миссионерлар акыллы булган, милләтне бетерү юлының беренче баскычы алфавит булуын яхшы аңлаганнар. Без дә моны аңларга тиеш һәм милләт киләчәктә аякка бассын дисәк, шулар ысулын кулланып, әүвәл алфавит мәсьәләсен хәл итәргә кирәк түгелме икән? Әлеге ысул белән шовинистлар үз максатларына ирешә яздылар бит! Нигә безгә дә аларны файдаланмаска! Бәгъзе әфәнделәр, латинга күчсәк, Төркиягә охшап китәрбез дип куркалар. Ә урыска ияреп ни пычагым кыра алдык соң, җәмәгать? Ичмаса, төрки кардәшләргә якынрак булыйкчы!

«Татарстан яшьләре»нең 1997 елның 1 апрель санында Х.Илдәшевнең «Төреккә иярү кая илтә?» дигән исем астында фикере басылган. Янә бәхәс куптарасым килмсә дә, кайбер өзекләрен искә төшермичә булдыра алмыйм: «…кайбер галимнәр һәм дәүләт хезмәткәрләре башта күчү зарурлыгын фәнни яктан нигезләргә кирәк дип саныйлар. Алар хаклы. Фәнни яктан нигезле сәбәпләр әлегә күрсәтелмәде, чөнки андый сәбәпләр әлегә юк».

Алфавитыбызны кириллицага күчергәндә «кызыллар» аны фәнни яктан нигезләп, халыкны ышандырып тордылармы соң, туганкаем? Моны фән белән түгел, тормышның үзе белән нигезләргә кирәк!.. Латинга күчү кириллицадан баш тарту дигән сүз түгел бит әле. Тегесе дә булсын, монысы да. Инде шундый ялкаулыкка килеп җиттек ки, адәм баласындагы баш миенең бары тик ун проценты гына хезмәт итә, калган туксаны йоклый. Күпме йокларга була инде?!

Садри Максуди атлы асыл шәхесебезне әле күп татар белмидер дә. Максуди Казан артындагы Дөбъяз төбәге малае, унҗиденче елгы инкыйлабка кадәр ул Франциянең атаклы Сорбонна университетында укый. Димәк, идарәгә «кызыл яһүдләр» килгәнче авыл имамының малаена француз телен өйрәнү мөмкинлеге булган. Ә без латин телен түгел (ул үлгән тел инде), ә аның алфавитын өйрәнергә дә котыбыз очып тора!..

...Сталинның ярдәмчеләре, йомышчылары сурәтендә йөргән татар «малайлар»ы хакында күп язылды. Ә заманында Ататөрекнең киңәшчесе булган Садри Максуди хакында исә без Мәскәү шәһәрендә мең данәдә басылган китап аша гына белә алабыз. Безгә һәйкәлне Вахитовка гына түгел, Садри Максуди, Йосыф Акчура кебек, Гаяз Исхакый кебек шәхесләребезгә дә куярга кирәк булгандыр, бәлкем?!

Татарстан гөбернәсе башында акыллы кешеләр утыра, алар, саламны печәннән аерган кебек, Садри Максудине бүтәннәрдән яхшы аера. Ләкин сер түгел, якаларыннан әлеге дә баягы шул «москальләр» тотып тора.

Нишлисең? «Татарлык» төшенчәсе белән рәттән «куркаклык» дигәне дә бар бит әле. Дүрт гасырдан артык «марҗа» итәге астында яшәгән агай-эненең өнен алырга «кольцо»да шартлаган бер граната да җитә иде. Әнә, чичән Аслан Масхадов хаҗга барып килгән арада үз урынына Шамил Басаевны калдырды. Ә Мәскәү дәррәү килеп хөкемгә тартыр өчен Басаевны эзләп маташты!..

Иртәгә

Заманында Сибгать Хәким дигән әдибебез бар иде. Үзе булмаса да шигырь-җырлары халык күңелендә мәңге яшәячәк. Хәтерлим, беренче татар корылтае вакытында аның Рафаэль атлы малае, делегатлар алдында чыгыш ясап, кем әйтмешли, халыкны аяктан еккан иде. Безнең «милләтчеләр» мондый акыллы егет Татарстан Республикасы идаресендә булырга тиеш, диделәр. М.Шәймиев, әлеге сүзләргә колак салыпмы, әллә үз уе белепме, егетне якын җибәрде һәм төп киңәшчеләренең берсе итте – ялгышмады.

«Мин Русиядәге хәлләргә тәэсир итәргә тиешле», дигән әңгәмәсендә ул, миңа шундый-шундый эш кушылды, ди. «Татарлыгы»ннан арынып, Хәкимовка мәсьәләгә тагын да киңрәк карарга, колачлырак фикер йөртергә нысыйп итсен иде. Икътисадның нәмәрсә икәнлеген һәркем дә яхшы аңлый. Әмма безнең татарлар әдәбиятсыз-сәнгатьсез халыкның фаҗигагә барганын әллә аңламыйлар, әллә аңларга теләмиләр. Кайбер җитәкчеләрнең күбрәк булуы кирәктер, бәлкем?..

Заманында Төркияне аякка бастырган Ататөрек беренче эшен төрек телен чистартудан, тарихны өйрәнүне көчәйтүдән башлап җибәргән, төрки дөньяның атаклы галимнәрен үз канаты астына туплаган. Шул исәптән Казан арты егете Садри Максуди аның төп киңәшчеләреннән берсе булган. Әлеге бөек шәхес турында кызы Адилә Айда язган китапны, бер мең данә генә булса да, Мәскәү нәшрияте бастырып чыгарды.

Ә Казан, Казан әле һаман уянмаган!..

Гади халыкка гына түгел, хәтта Президент өчен дә бүгенге тормышта нинди идеал бар соң? Элегрәк коммунизм төзибез дип яшәдек. Без сүтәргә булдырабыз инде анысы: сатабыз, таптыйбыз, кеше күзенә күренерлеген калдырмыйбыз! Уйлап карасаң, коммунизмның мораль кодексы маддәләрендә бер генә хилафлык та юк иде бит! Адәм баласы өчен, кеше өчен чакыру иде аларда. Әмма монарх партия әлеге изге гамәлләре өчен файдаланды.

Гомуми идеал әлегә булмаса да, татар баласы өчен тотынып торырлык саламнар юк түгел бит. Сабаклары да бихисап. Безнең идеал бүгенгесе көндә тарих һәм аның шәхесләре булырга тиештер, бәлки. Шул ук Максуди, Акчура, Исхакый, Туфан кебек шәхесләрне нигә киләчәк буынга үрнәк итеп куймаска ди! Татар дигәч тә төшеп калган милләт түгел ләбаса!

Бу нисбәттән янә «Казан төркиләре» китабына мөрәҗәгать итик. «Болгар төркиләрнең мәдәнилеген исбатлый торган бер дәлил буларак, тарихчылар тагын шуны да язалар: урыс елъязмаларында теркәлгән риваятьләргә караганда, болгарлар күн итек кия торган булганнар. Шундый бер урыс риваятеннән мәгълүм булганча, 985 елда бу хәл урысларны бик борчуга салган һәм алар: «Болгар безгә ясак түләмәсләр, без үзебездәй чабаталыларны эзлик», – дип, болгарларга каршы сугыш башлаудан ваз кичеп, кире чигенеп киткәннәр» (Урыс елъязмаларының тулы җыентыгы, 1том, 36 бит).

Элегрәк татарларны менә каян таныганнар!!!

Мәскәү белән Килешүне нигездә дөрес һәм кирәкле эш булды дип сөйләсәк тә, безгә бүген гел бер урында гына таптанып тору һич тә килешми. Башкортостан Президенты М.Рәхимовның белдерүенчә, Федератив Килешүгә мөнәсәбәт үзгәрә башлаган. Дума әледән-әле бу документка каршы төрле законнар кабул итеп тора. Мәсәлән, Русия Федерацияенең суд системасы хакында күптән түгел генә Гамәлгә кергән Законы регионнарны бөтенләй санга сукмый икән. Гомумән, әгәр дә Мәскәүнең сәясәте һаман да шул рухта дәвам итә икән, көймәләр комга терәләчәк!..

Вакыт узган саен, һәр нәрсәгә дә үзгәртүләр кертү таләп ителә. Әнә, Минск Мәскәү белән яңа мөнәсәбәт урнаштыра. Ә нигә безгә дә шул юлдан китмәскә ди! Мәгълүм булганча, Федератив Килешү үз эшен эшләгән бит инде! Минем уйлавымча, хәзер Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләр башкарачак булырга тиештер?

Урыстан бер аерылып киткән Беларусьнең зур бүксәле, әмма бик тә тар муенлы «чүлмәк»кә үзе теләп яңадан башын тыгарга маташуын тикшерү безнең эш түгел. Алар икесе дә бер диндәге славян халыклары, үзләре карасыннар.

Әмма Татарстанны, Федератив Килешү дигән булып, Мәскәү бүтән вак-төяк гөбернәләр рәтенә төшереп бетергән иде инде. Мәскәүләрдән КамаАзны йолып калу өчен генә дә мөхтәрәм Президентыбызның катнашуы кирәк булды.

Безнең баскычтан кире аска түгел, бер генә басма булса да өскә күтәрелергә тиешле чагыбыз. Бүген кире менүләр тиз генә насыйп булмаска мөмкин!..

...Гомуми мәсләк кирәк безгә, барлык көчләребезне берләштергән нык максат кирәк! Фәлән көннән «минималь» хезмәт хакы фәлән тәңкәгә артачак икән, дигән сүзләр генә халык өчен бердәнбер юаныч, өмет булып калды бугай инде...

Милләтемнең яңадан горур рәвештә аякка басачагына ышанам әле мин. Татарларның үзләрен оешкан, бер йодрык кебек бердәм халык икәнлекләрен күрсәтәселәренә дә ышанычым нык. Һәм киләчәктә татарларны нәкъ менә шул сыйфатларына карап әллә каян, ерактан ук танып алырлар...

Зиннур Хөснияр

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк