Казанда чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Пастернак иҗаты белән якыннан таныштырдылар
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Борис Пастернак ике елга якын вакытын Чистайда үткәргән. Чистайдагы Борис Пастернак музее бүген дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә - IT-паркта журналистларны Пастернак иҗаты мохитенә алып ке...
Борис Пастернак ике елга якын вакытын Чистайда үткәргән.
Чистайдагы Борис Пастернак музее бүген дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә - IT-паркта журналистларны Пастернак иҗаты мохитенә алып керде.
- Пастернак музее Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы составына керә. Музейның фәнни хезмәткәре Елена Лыхина Борис Пастернак музееның 1990 елда язучының туган көнендә 10 февральдә ачылганын билгеләп узды. Ул ел ЮНЕСКО тарафыннан Пастернак елы дип игълан ителгән булганын искәртте.
"Борис Пастернак иҗаты киң таралган. Ул Нобель премиясе лауреаты, бик күп шигырьләр авторы. Бик катлаулы язмыш кичергән шәхес. Пастернак Чистайда ике елга якын вакыт яшәгән. Ул эвакуациядә булган, Бөек Ватан сугышы башлангач, бик күп язучылар Чистайга җибәрелгән. Чистай бик күп язучылар өчен кунакчыл утрауга әверелгән. Борис Пастернак балачакта алган имгәнүләре аркасында фронтка бармый кала. Чистайга 1941 елның 18 октябрендә соңгы эшелон белән килә. Ул йортта урнаша, бер бүлмәле фатир салдыра", - дип сөйләде Елена Лыхина.
Аның әйтүенчә, Борис Пастернак гаиләсе дә Чистайга күченгән була, тик Пастернак аерым яшәргә мәҗбүр була. Ни өчен дигәндә, алар кечкенә бүлмәдә бергә яши алмыйлар, чөнки Пастернакка Шекспир тәрҗемәсен эшләргә кирәк була. Аңа дәүләт заказы бирелгән була. "Пастернак, шулай ук, "Ромео һәм Джульетта" трагедиясе, "Антоний и Клеопатра”, “Доктор Живаго” романнары буенча эшли. Чистайдан киткәндә, хатларда, истәлекләр Чистай турында бик күп язып калдыра", - дип белдерде.
Елена Лыхина Пастернакның сабыр булуын, кешегә авыр сүз әйтергә туры килсә дә, борчыла белү кебек сыйфатлар хас булуын белдерде. "Ул яшәгән урында патефон уйный, көнозын радио яңгырап тора, аңа бу тавышта эшләве бик кыен була. Берсендә озак кына түзеп тә, сабырлыгы беткәч, күршесенә чыгып әйтергә була. Аннары катырак әйткәненә борчылып та йөри", - ди Лыхина. Ул Чистай халкының Пастернак кебек зур язучының тормышы Чистай белән дә бәйле булганы белән горурлануын әйтте.
Музей хезмәткәрләре программаны Пастернак иҗаты буенча төзелгән сораулар викторинасы белән тәмамлады.
Фото: Михаил Захаров
Автор: Гөлнар Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
10 апреля 2025 - 15:07
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
Комментарий юк