ХЫЯЛЫМНАН БАШ ТАРТТЫМ
Элек, беренче тапкыр театрга килгәндә, мин ул әйберне аңламый идем. Ах-вах килеп, әйтәсен әйтеп, каршы эндәштергәләдем. Ә хәзер мин Раил абыйның эшләгән хезмәтен бәяли беләм.
Айгөл (Әнисә) Сәгыева Буа татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы артистларының берсе. Әлеге интервьюны эшләр алдыннан мин үземә «Ә нигә нәкъ менә Айгөл белән булырга тиеш бу әңгәмә?» дигән сорау биргән идем. Әмма аның белән аралашканнан соң бу сорауның урынсыз булуын аңладым...
– Айгөл, сиңа нигә Әнисә диләр ул?
– Мулла кушкан исемем Айгөл минем. Икенчесе Әнисә. Әнинең йөкле чакта ук миңа Әнисә исемен куштырасы килгән булган. Ләкин әти Айгөл исеменә кызыккан да, мин тууга шул исемне куштырган. Әнинең «күтәрергә авыр исем булыр инде, андый исемне кушарга да ярамый бугай» дип бик куштыртасы да килмәгән килүен. Тик ир сүзен сүз итми буламы соң инде?! Әллә әнинең куштыртасы килмәгәнгә, әллә чынлап «Ай» сүзе булган исем кушырга ярамаганга килешмәде ул исем миңа. Кечкенәдән күп авырлыклар күрергә туры килде. Тормыш җайланып китсә дә, берәр почмагы кителми калмый иде. Шуннан инде әни, чарасызлыктан, «исемеңне алмаштырып карамыйбыз соң, кызым?» дигәч, 2016 елда муллага барып «Әнисә» исемен куштырып кайттык. Шулай итеп, әнинең теләге еллар үткәч булса да кабул булды.
– Ә сиңа кайсы исемең якынрак?
– Икесе дә. Әмма мине Айгөл итеп белгән кешеләргә яңа исемгә ияләшүе авыррак булды, шуңа алар мине Сәгыева дип кенә йөртә башладылар. Үзем кайсы исемем белән эндәшсәләр дә борылып карыйм. Икесе дә мулла кушкан минем исемнәр ич инде алар.
– Артист кешегә яшәү җиңел түгел. Хатын-кызга бигрәк тә. Нигә бу өлкәне сайладың?
– Минем өчен язмыш үзе сайлады аны, Гөлинә. Мин 4 яшемнән бирле сәхнәдә үскән кеше. Апалар үзләренә ияртеп мәдәният йортына алып чыгып китәләр иде дә, мин шунда аяк асларында буталып йөри торган идем. Мине биетеп тә, шигырь сөйләтеп тә, җырлатып та мәш киләләр иде. Әнә шуннан бирле җырчы булу хыялы баш калкыта башлагандыр инде минем. Ул хыялга мин беркайчан да хыянәт итмәдем, чөнки ул минем белән бергә үсте. Әмма тормыш гел без дигәнчә генә бармый икән ул. Сәхнәгә менәр өчен никадәр акча түгәргә кирәклеген дә, арттан төртүче кешең булмаса, менеп булмаячагын да яхшы беләбез. Хәләл көч белән генә ул кадәр чыгымны күтәрү, гомумән, мөмкин түгел. Аның өчен йә атаңның бизнесмен булуы, йә үзеңнең «канатың» булу кирәк. Мин һәрвакыт тормышка реаль карадым, шуңа күрә дә гел юрганыма карап аяк суздым. Иң зур хыялларның берсе инде ул Казан мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кереп, Винера Ганиева курсында белем алу иде. Түләүле укуның бәясен үзең дә беләсеңдер дип уйлыйм... Әниләр түләүне тарта алмаслар дип мин ул хыялымнан баш тарттым. Шуннан үзебезнең Тәтеш педагогика көллиятендәге музыка бүлегенә укырга кердем. Әле дә шунда кергәнмен дим хәзер. Андагы кебек остазларны һәм уку-укыту программасын Казан бирә алыр идеме икән миңа, белмим.
– Димәк синең иң зур хыялың чынга ашмый калды?
– Алай ук дию дөрес булырмы икән? 3 нче курста укыганда мин, ул чакта инде шактый танылган җырчы Ринат Рахматуллин белән таныштым. Без танышкан бәйрәмдә мин аның җырын башкарган идем. Ул минем тавышымны ошатып, үзенең Буада узачак концертларында чыгыш ясарга чакырды. Шуннан 3 ел аның белән гастрольләрдә йөреп алдык. Җитмәсә, шул ук елны безнең көллият кызыл дипломга бетерүче студентларны Казандагы балалар бакчасына эшкә җибәрде. Мин дә шулар арасында идем. Озак эшли алмадым мин анда. Беренчедән, Казанны гомумән яратмыйм, чөнки минем шәһәр түгел ул; икенчедән сәхнә тормышы сагындыра иде. Шулай итеп мин 2009 елда тәвәккәлләп Буа театрына эшкә кайттым.
– Җырчы булу хыялын икенче планга күчереп, театр беренчегә чыкты дигән сүзме инде бу?
– Ююююк. Мин Буа театрында эшли башлагач, концертлар белән дә йөрү мөмкинлеге булыр дип уйлаган идем. Чөнки минем артист булып эшлисем килмәде. Гомумән, артист тормышына кызыкмадым да, уйный да белмәдем. Әмма театрга килүгә миңа роль тоттырдылар. Ул рольгә шулкадәр авыр кердем мин, Гөлинә, белсәң. Театр буенча бернинди белемем юк бит инде. Кайдан башларга, нәрсәгә тотынырга да белмәдем. Җитмәсә, театрыбыз җитәкчесе Раил абыйның холкы кызу. «Ник син образда түгел дә, ник уйнамыйсың?» дип гел ачуланып тора иде ул вакытта. Тәҗрибә ул бит еллар белән генә килә торган әйбер. Ярты ел түзгәннән соң мин театрдан киттем һәм театрдан ике бина аша гына булган мәктәпкә җыр укытучы булып урнаштым. Театрга гашыйк булуымны әнә шул чакта гына аңладым бугай, дәресләр бетүгә очып кереп җитә идем. Әмма мәктәп тормышы да озак бармады, ике ел укытканннан соң кыскартуга эләгеп, мин бөтенләй эшсез калдым. Аннан берара балалар бакчасында эшләп алдым. Шуннан тагын Раил абый чакырып алды да: «концертный бригада ясыйбыз сиңа, әйдә кайт» дип мине театрга тагын ярты ставкага эшкә алды. 3 ай эчендә 70 ләп концерт куелгандыр шул чорда.
– Менә бүген сиңа берәр продюсер шалтыратып, «мин синнән җырчы ясыйм!» дип контракт тәгъдим итсә, ризалашасыңмы?
– Юктыр. Миңа хәзер театр гастрольләре дә җитә. Без бит кая гына бармыйбыз. Бөтен дөньяны әйләнәбез дисәм дә, ялгыш булмас. Тагын бер кат төркем җыеп, билет сатып, оешмаларга кереп ялынып йөрү миңа нигә кирәк? 20 яшьтә тәкъдим иткән булсалар, бәлки барган да булыр идем. Хәзер тормышымның матур бер чорына кереп барам. Икенче тапкыр тормыш корып, ир хатыны булып яшәп ятам. Алай йөрү килешми дә кебек инде. Аннан бүген халыкны шаккаттыру авыр. Ул бит күп вакыт сарыф итә торган әйбер. Аңа йә башың белән чумарга кирәк, йә бөтенләй кысылмаска. Баш белән чумган очракта, өйгә кайтып кермәячәксең дигән сүз. Ә минем хәзер, никтер, туган ягыма мәхәббәтем көннән-көн ныгый бара. Хәтта авылга кайтканда йөрәгем келтери башлый. Әти-әни янына кайтып кергәнче, баштан мең төрле уй уза: «исән-саулармы икән, өйдә ут янамы икән, мине көтәләрме икән...». Шулай булгач, авылны ташлап кая китим ди мин?!
– Театрда бит рольләр гел булып тормый, Айгөл.
– Миңа булганы җитә, Аллага шөкер, Гөлинә. Җырлы рольләрем дә, әйбәт рольләрем бар. Мин үзем кызу холыклы булгач, миңа гел характерлы рольләр бирергә тырышалар. Андыйларын, күңел белән аваздаш булгачмы, уйнавы икеләтә рәхәт. Сиңа язган ризык барыбер сиңа була инде ул. Шуңа рольсез калырмын дип курыкмыйм.
– Рольләреңне барлап чыксаң, син әйдәп баручы артистлар рәтендә бугай. Моның сере нәрсәдә?
– Җырлый белүче артист булудадыр инде (көлә). Шуның өчен кайвакыт ялсыз да эшләргә туры килә. Мәсәлән, Раил абыйның үзенең моноспектакле бар име, мин анда шулай ук җырлыйм. Әмма мин зарланмыйм, Шөкер. Күңел көрлелеге, исәнлек барында эшләп яшәргә кирәк. Ардым дип мескенгә салышып утырырга вакыт юк. Әйе, була ул андый көннәр. Ләкин миңа ял итәр өчен бер көн җитә. Миңа калса, минем кебек «җүләр» артистлар күптер инде ул. Мин кеше төсле ятып авырый да белмим, ышанасыңмы?! Бер мисал гына китереп китәм менә. «Шобага» спектаклен чыгарып йөргән көннәрдә, рульдә барганда өянәгем тотып, миңа операция өстәленә ятырга туры килде. Атна-ун көн тирәсе урын өстеннән торырга ярамый иде әле. Кеше сүзен тыңлый торган минме соң инде ул?! 5 көннән мин инде эшкә чыктым, әле яраның җепләре дә алынмаган иде. Беркемгә сиздермичә генә шул килеш репетицияләргә йөрдем. Театрның дәвасы даруга караганда файдалырак дип табуым булгандыр инде, күрәсең.
– Рольдән баш тарткан чакларың булдымы?
– Юк бугай. Мин пьесаны уку белән андагы роль миңа барамы, юкмы икәнен күрәм. Һәркемнең үзенең табигате бит. Мин менә тыныч рольләрне уйный алмыйм, холык барыбер вулкан кебек тышка бәреп чыга. «Юк» моны уйнамыйм диеп әйткәнем булмады үзе, ләкин бу бит миңа туры килми дигән чаклар булды.
– Син бит әле театрдан 2 тапкыр китеп, кабат кайткан кеше. Моның сәбәбе гаилә белән бәйле идеме?
– Гаилә кору белән дисәм, дөресрәк булыр. Баш югалтыр дәрәҗәдә гашыйк булдым да, име, Гөлинә, кияүгә чыгып, ерак тарафларга китеп бардым. Яшьлек, максимализм, ал күзлекләр бит әле ул чакта. Әмма гаилә тормышы озакка сузылмады безнең. Бер ел бер-беребезне газаплап яшәгәннән соң, аерылыштык. Хәзер ул адымның ялгыш булганлыгын аңлыйм да соң, әмма буласы булган инде. Димәк миңа ул юлны үтәргә кирәк булган... Аннан 2013 елда мин янәдән театрга кайттым да, хәзер инде танылган юмор остасы Рамил Шараповның төркемендә эшләп алдым. Әле шуннан соң да китәм дип йөрдем мин, чөнки сәламәтлегем какшап, операция артыннан операция кичерергә туры килде. Җитмәсә, нәкъ шул вакытта театр бөтенләй башка юнәлеш алып, яшен тизлегедәй үсә башлады. Әле хәтерлим, ул елны Камал театрының баш режиссёры Фәрит абый Бикчәнтәев бездә Зөлфәт Хәкимнең «Килә ява, килә ява!» спектаклен куярга кайткан иде. Мин ниндидер рольгә инде өмет тә итмәгән идем, әмма Фәрит абый, булмаган өметне бар итеп, миңа «Зәйнәп» ролен тоттырды. Алга таба атларга әнә шул ролем этәргеч булды кебек. Дөресен әйткәндә, мин берәр кайчан Буа театры шуның кадәр зур дәрәҗәгә җитәр дип уйлап та карамадым. Гел халык театры булып, комедиялар уйнап, кеше көлдереп йөрербез дип уйлый идем. Ә хәзер, Сөбханаллаһ, театрыбыз елдан-ел үсә һәм бу Раил абыйның тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе.
– Бөтен җитәкче дә бер киткән артистны кире алам дип тормый. Ә сине алганнар әнә. Бу театрга артистлар җитмәү бәхетеннән генә булдымы?
– Юктыр. Аның «бу булдыра ала бит, тырышачак» дигән ышанычлы нияте булгандыр, бәлкем. Мин театрга кире кайтканда, артистлар шулкадәр күп иде бездә һәм алар миңа кадәр дә, миннән соң да гел үзгәреп торды. Бу бит инде Казан уртасындагы театр түгел. Бөтен кешенең безнең кебек бер урында гына утырасы килми, эзләнәсе килә торгандыр.
– Минем яратып әйтә торган бер сүзем бар: «Җитәкче булса, Раил Садриев кебек танк булсын ул. Бөтен җиргә сүзе үтеп, артистларының иң талантлы икәннәрен исбатлый алырлык!» Син, аның кул астында эшләгән артист буларак, бу сүзләр белән килешәсеңме?
– Раил абый нык белемле һәм акыллы кеше ул. Һәр артистны сулышыннан аңлый алырдай. Аны гомумән алдап булмый. Тик бер кызып китсә, яхшы кыза кызуын. Әмма тиз суына, берәр җирдә качып көтеп кенә утырырга кирәк (көлә). Аның кебекләрне татарда «сугып егып, тартып торгыза торган» диләр бугай. Максаты бар, киртәсе юк кеше.
– Андый таләпчән җитәкче белән эшләү кыен түгелме? Читтән караганда сез ял да итмисез кебек.
– Беребез дә идеаль түгел. Менә мин иремә дә, башкаларга да әйтәм инде аны: «Әгәр синең җитәкче булып, коллектив өстерәрлек көчең юк икән, син баш иеп, җитәкчегә буйсынырга тиешсең!» дим. Элек, беренче тапкыр театрга килгәндә, мин ул әйберне аңламый идем. Ах-вах килеп, әйтәсен әйтеп, каршы эндәштергәләдем. Ә хәзер мин Раил абыйның эшләгән хезмәтен бәяли беләм. Буа уртасында театр булдырып, берсеннән-берсе кызыклы фестивальләр уздырып, күпме илләргә алып бару һәр җитәкченең дә кулыннан килми. Менә кайсы театр безнең кадәр йөри? Йөрсә шул Әлмәт театры йөри торгандыр. Әйе, сүз дә юк, ул таләпчән безнең, әмма чамадан тыш түгел.
– Арып елаган чакларың бармы?
– Төрле чак була, Гөлинә. Үзең дә аңлый торгансыңдыр. Әмма Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәмне генә сынармын дигән бит. Сынау арты сынау бирә икән, димәк мин күтәрә алырдайны бирә. Әгәр ситуацияны дөрес анализлый беләсең икән, еларга сәбәп калмый да кебек. Анализлау дигәннән... Кайвакыт, җыйнаулашып Раил абый янына керәбез дә инде, «Раил Илдарович, шундый-шундый проблема бар иде» дибез, ул гел «проблема димәгез миңа, чишеп була торган бер мәсьәләм бар иде диегез!» ди. Ул бит әле безнең метофизик та. «Проблема дигән саен, проблема арта гына, дөрес уйларга өйрәнегез!» дип сүгеп чыгара. Әле бит ул аны иренмичә безгә бер кәгазь битенә плюс-минусын язып аңлатып, анализлап бирә. Аннан ник моны баштарак аңламадым икән дип үз-үзеңне сүгеп йөрисең инде. Без торган саен Раил абыйга охшый барабыз шикелле. Ул безнең әтиебез кебек инде. Ә әтиләрнең нинди тәрбия биргәнен үзегез дә яхшы беләсез.
– Синең җавапларыңнан чыгып фикер йөртсәк, театр яшәү рәвешеңә әйләнеп беткән кебек. Бу чыннан да шулаймы?
– Театрга бер килеп эләккән кеше аннан китә дә алмый торгандыр ул. Фәнзаман Батталның «Сәхнәдән җиңел китү рецепты юк» дигән сүзләре бар. Бу чынлап та шулай. Театр безнең өебез дә, көебез дә, җан даруыбыз да инде ул. Сәхнәгә чыккач бөтен авыруың да, сызлауларың да онытыла. Ачу килгән чакта «туйдым, булды, китәм-нитәм» дисең инде ул. Әмма аны кайтыр булгач нигә китәргә инде, шулаймы? Минем хыялым шушы Буа театрында исем алып, шушыннан пенсиягә чыгу (көлешәбез). Һәр артистның хыялыдыр инде бу.
– Бүгенге Айгөл белән үткәндә калган Айгөл ни белән аерыла?
– Бик кызык сорау бу, Гөлинә. Ни дияргә дә белмим. Үткәндәгесе дә, бүгенгесе дә шулдыр инде аның. Күңел картаймый диләр бит. Ләкин еллар үткәч, күп әйбергә башка күзлектән карый башлыйсың икән. Элек шултиклем беркатлы, хәйләсез, туры сүзле, ышанучан идем. Башкалар да минем кебектер дип уйлап ялгышканмын. Хәзер дусларны да энә күзеннән үткәреп кенә сайлыйм. Заманында биткә төкереп, авыз пешкән чаклар күп булды. Шуңа кешедән күпне өмет итеп, нидер көтеп ятканым юк. Бүгенге Айгөл барында үткәндәгесен уйлыйсым килми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк