Логотип
Хәбәрләр

Р.Вәлиев: Дума депутатлары тәкъдим иткән закон проекты - туган телләргә җеназа чыгу

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Туган телләрне өйрәнү буенча Дәүләт Думасы депутатлары тәкъдим иткән закон проектын туган телләргә җеназа чыгарга әзерләнү белән генә тиңләргә м...

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Туган телләрне өйрәнү буенча Дәүләт Думасы депутатлары тәкъдим иткән закон проектын туган телләргә җеназа чыгарга әзерләнү белән генә тиңләргә мөмкиндер. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев бүген парламент утырышында шулай дип белдерде.

Искәртеп үтик, республика депутатлары Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга Россия Федерациясендә туган телләрне өйрәнү буенча закон проекты буенча мөрәҗәгать белән чыгачак.

“Бу дөньяда кеше өчен әти-әнидән соң иң кадерле өч нәрсә бар. Аның берсе – туган ил, икенчесе – туган җир, өченчесе – туган тел. Туган илгә һөҗүм янаганда бар халык берләшеп яуга ташланган, туган җиргә куркыныч килгәндә тормышларын да кызганмыйча аны яклап көрәшкә чыкканнар. Проблемалар хәттин ашкан булса да, әлегә илебез имин, Аллага шөкер, туган җиребез, Ватаныбыз – Татарстаныбыз бар. Ә менә туган тел проблемасы, республикабызның дәүләт теле мәсьәләсе соңгы арада бик авыр чорга килеп керде, дөресрәге аны шундый хәлгә дучар иттеләр. Туган телебезгә, Россиядәге күп санлы милли телләргә куркыныч янаганда без – халык вәкилләре үзебезнең катгый сүзебезне әйтергә, аларны яклап конкрет гамәлләр кылырга тиешбез. Ә туган телебезгә һөҗүм, ни кызганыч, һич тә туктарга җыенмый, киресенчә, көннән-көн көчәя генә бара”, - диде Разил Вәлиев.

Ул быел 10 апрельдә бер төркем Россия Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан Россиянең “Мәгариф” законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты тәкъдим ителгәнен искәртте. Аның әйтүенчә, бу закон проекты бүгенге милли сәясәтнең һич тә милләтләр файдасына булмавын тагын бер кат дәлилләде.

“Яңа тарихтагы мондый сәясәт 2007 елда мәгариф системасыннан милли-төбәк компонентын алып ташлау белән башланып, Бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә бирү карары белән ныгытылды, һәм бу карарлар милли мәгариф системасының тамырына балта белән чапкандай булды. Ә инде Дәүләт Думасы депутатлары тәкъдим иткән әлеге закон проектын туган телләргә җеназа чыгарга әзерләнү белән генә тиңләргә мөмкиндер. Бу закон проектында депутатлар милли республикаларның дәүләт телләрен һәм туган телләрне бары тик ирекле, факультатив рәвештә генә укытуны гамәлгә куймакчылар. Ә факультатив ул – теләсәң укыйсың, теләмәсәң юк дигән сүз, совет чорында без аны үз башыбыздан кичергән идек инде. Факультатив фәннәр өчен бюджет хисабына дәреслекләр алу да каралмый. Димәк, дәреслекләрне ата-аналар үз хисапларына, яки мәктәпләр үз акчаларына сатып алырга тиеш була. Факультатив фәннәрне укыту өчен бюджет хисабына педагоглар әзерләү дә мөмкин булмаячак. Ә милли мәктәбе булмаган милләтнең киләчәге юк. Чөнки милли мәктәпсез халыкның туган теле дә әкренләп юкка чыга, ә туган тел булмаган җирдә милли мәдәният, милли сәнгать, милли әдәбият, милли фән, милли гореф-гадәтләр дә, димәк, милләт үзе дә бөтенләй бетүгә дучар була”, - дип билгеләп узды комитет рәисе.

"Соңгы арада матбугат чараларында һәм Мәскәүгә җибәрелгән күпсанлы доносларда “Татар телен көчләп укыту” – “насильственное изучение татарского языка” дип ешаеп киткән лаф орулар, минемчә, бернинди кысага да сыймый. Бәлки, ул тар карашлыктан, тар күңеллелектән, законнарны белмәүдән килә торгандыр? Югыйсә, дәүләт теленең теләсә-кайсы дәүләттә һичшиксез укытылырга тиешлеген исбатлап торасы да юк кебек. Россиянең Конституциясендә һәм “Мәгариф” законында да “Обязательное среднее образование” дип акка кара белән язылган бит. Ничек инде ул, хәтта бүген Россияне дошман күргән чит илләрнең безнең өчен чит телләре дә мәктәпләрдә укыту өчен “обязательный – мәҗбүри” булып та, урыслар белән бергәләп шушы дәүләтне корган татар халкының туган теле генә “насильственный – көчләп укыту” дип аталырга тиеш соң әле?” – дип белдерде Разил Вәлиев.

“Россия дәүләте бүген бик катлаулы чор кичерә. Халыкара масштабта хәлләребез гаять катлауланган чорда, ил эчендә ыгы-зыгы тудырырлык законнар тәкъдим итүне мин һич кенә дә җәмгыятьне берләштерүче гамәл, дөрес милли сәясәт дип атамас идем. Әллә бу яман ниятле кешеләр тарафыннан махсус эшләнәме икән дигән шигем дә бар хәтта. Россиянең Төп законы – Конституциясендә дә туган телләрне ирекле укыту турында бер сүз дә юк. Ә Россиядә Конституция белән тәңгәлләшми торган законнар кабул итү катгый рәвештә тыела. Күренекле кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов: “Үз акылында булган бер кеше дә бу дәньядан үз теләге белән китми. Ә халыклар синең-минем кебек кешеләрдән тора”, - дип әйткән иде. Әйе, бер халыкның да үз теләге белән юкка чыгасы килми. Ә юкка чыкмас өчен безгә үз илебезне, үз республикабызны, туган телебезне, милли мәктәпләребезне күз карасыдай сакларга кирәк. Без: “Бетәбез, үләбез”, – дип түгел, ә “яшибез, көчәябез, алга барабыз”, дип өметләнеп яшәргә тиешбез. Сан ягыннан Россиядә икенче урында торган татар халкының һәм башка халыкларның гомерләрен озайту өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләргә бурычлы”, - ди ул. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк