Укытучы белән театр арасында диалог башланды: мәктәп театрдан классиканы үзгәртмәвен соры

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Театр белгече Нияз Игъламовның театр һәм педагогика багланышларына багышланган халыкара фәнни-методик семинардагы чыгышы катнашучылар арасында кызу бәхәсләр кузгатты. Укытучылар милли театрның киләчәгенә кагылышлы бөтен сорауларны театрның әдәби бүлек мөдиренә яудырды.

Искәртеп үтәбез, Камал театрында "Театраль педагогика алымнары ярдәмендә укытучыларны һөнәри-этик әзерләү" халыкара фәнни-методик семинар бара. “Без әле нинди бөек эпохада яшәвебезне аңламыйбыз. Без бүгенге яшь буынны ачуланабыз. Ә бит алар башка эпоха кешеләре. Сез – укытучылар һәм без – театр – киләчәк кешесен тәрбияләүчеләр. Безнең миссия - эстетик тәрбия миссиясе, - дип башлады сүзен Нияз Игъламов. - Безгә ешрак аралашырга кирәк. Чөнки без алдагы буынны тәрбияләү эшендә җаваплы. Әлеге очрашуыбыз - перспективалы эш. Без сез теләгән очрашуларны ясый алабыз”.

“Театрдан классик әсәрләрнең элеккеге классик куелышын көтмәгез. Хәзер ритмнар башка. Спектакльләрнең 8.30 башланып, төн уртасында гына бетә торган чаклары булган. Хәзер спектакль бик сирәк очракта 3 сәгать бара. Күп дигәне - 2 сәгать тә 20 яки 40 минут. Классика нигә һаман актуальлеген югалтмый? Чөнки аңа режиссерлар, рәссам, композитор һәм артистлар бүгенгене өсти”, - дип бүгенге театр реальлеге буенча дәресләр бирде Нияз Игъламов.

Дөрес, педагоглар бу фикер белән килешеп бетмәде. “Мәңгелек кыйммәтләрне беркем дә кире какмаган, мин театрга үткәнемә кагылыр өчен киләм. Мин театрда тарихны күрәм. Тарихка кагылу өчен тагын нинди чыганак бар соң? Музей һәм театр”, - дип каршы төште укытучыларның берсе. “Классикага тимәгез! Үзгәртмәгез! – дип каршы төште аның икенче бер коллегасы. - Аудиториянең бер өлешен югалтырсыз”, - дип кисәтте ул. “Без укучыларны театр белән тәрбиялибез. Мәктәптә акча җыюны тыйсалар да, без балаларны театрга алып килүдән туктамадык”, - дип аңа кушылды өченчесе. Укытучылар балалар театрлары арасында фестивальләрнең күбрәк булырга тиешлеген әйтте.

Театр үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендә семинардан турыдан-туры трансляция алып барды. Семинар кичке 18.00 сәгатькә кадәр барачак. Кич укытучылар Камал театрында "Әрем исе" спектаклен караячаклар. 

татар-информ

Фото: Александр Эшкинин

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
802
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мин Ришатны яратам"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
17 март 2023 - 09:26
455
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
485
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
467
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
964
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы