Логотип
Журналда укыгыз

«Уятасың килсә халык күңелләрен» Әхтәм Зарипов тууга 90 ел

Июль аенда актёр, режиссёр, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхтәм Исмәгҗан улы Зариповның тууына 90 ел тулды. Аның милли театрыбыз оешуга 110 ел тулу уңаеннан журнал битләрендә басылган «Уятасың килсә халык күңелләрен” язмасын тәкъдим итәбез.

Мәкальгә тиң бу җөмләнең “кирәк түгел көлке-уен” дип тәмамлануын сабый чактан белсәк тә, үзебез һаман саен уен-көлкегә тартылабыз. Олының да, кеченең дә күңеле мәзәк, уен-көлке эзләүдә.

Нигә шулай икән?

Бу сорауга галимнәр – фән эшлеклеләре аңлатма җавабы бирергә тиешләрдер. Ә мин, театр сәнгатенә мөкиббән һәм аңа хезмәт итүче бер татар буларак, уен-көлке эзләү ул безнең хәлдәге милләт өчен яшәү шартларыннан берсе дип саныйм.

Хаклы булуыма ышанычны Тукайның:

“Килде тоткынлык, түбәнләнде уемның

                                                     куллары,

Хөр заман ак кул белән күкләрдә

                                     йолдыз чүпләдем.

Ак күгәрченне кулымнан алдылар,

                                           козгын биреп;

Ак кирәк дип, пакъ кирәк дип,

                       күпме күз яшь түкмәдем!.. 

Ул түгел күңелем эшеннән, тик ялан

                                              кулның эше,

Кызмагыз бик, чыкса мәйданга

                             басылган чүпләрем”, –

дигән астарлы шигъри васыятьләре ныгыта. Тукай каләменнән кәгазьгә күчеп, аннары безнең аңыбызга сеңгән аллегорик “чүпләрне” сәхнәләребездә күрү, кайчак саруны кайнатса да, милләттәшләребезнең күңелләре театрга тартылуның зарурилык шанлыгы бу хәлгә ачыклык кертә.

Татар җанлы татарга исбатлыйсы юк: безнең театрларыбызда күпмедер микъдарда хөррият һавасы саклана; кинаяләр телендә сөйләшү тыелмаган; уен-көлке, җыр-бию, шаярышу, хәтта, кирәгеннән тыш мулдан.

“Ак күгәрченне кулыннан алып, козгын тоттырылган” милләткә шулардан тыш ни кирәк тагы?

Кабырҗымый гына яшә тыныч кына!..

Тыныч кына яши алмый шул милләт...

Бимазалануның сәбәпләрен, кинаяләрдә генә булса да, театрлар ишеттереп әйтә тора. Чөнки театрларыбыз милләт сагындагы соңгы бастион булуларын беләләр.

Шул миссияне, чынлап та, аклыйлармы алар? Акларлармы?

Бу язма шул сорауларга җавап эзләүдән бер чара.

“Театр” дибез. Аның төп продукты, ягъни, иҗат итеп сатарга куйган җимеше – “спектакль” дип атала.

Нинди компонентлардан оеша соң ул “җимеш”? Иң элек әсәр-пьеса булырга тиеш дигән җавап әйтеләчәк. Аннары рольләрне башкару өчен артистлар һәм тамашаны караучылар кирәклеге әйтеләчәк. Тик, компонентлар дөрес аталса да, мәсьәләгә җитди карамауны гына күрсәтә бу җавап.

Чын спектакль статусына ия булу өчен әйтелгән өч компонент кына җитми. Спектакль тигез хокуклы күп компонентлар кушылмасы ул.

Спектакльне тудыручы компонентлар исемлегенең башында театроведлар (тәнкыйтьчеләр, театр белгечләре) торырга тиеш. Чөнки алар, һөнәрләре буенча, тормыш агышына, яшәешкә, мохиткә, сәясәткә заманча, башлап, диагноз куючылар. Ә авторларның авыруларны дәвалау ысуллары өчен җаваплы “терапевтлар” булуы мөһим.

Бу аналогиядән, – милләт ихтыяҗлары теленә күчеп әйткәндә, – спектакль компонентларыннан берсе булган тамашачының, театрга мәзәк эзләп түгел, ә фикер эзләп килгәне кыйммәтрәк.

Әмма ләкин безнең милләттәш спектакльне фикер эзләп түгел, ә кәефен күтәрү, күңелен ачу, дөнья мәшәкатьләрен онытып тору өчен дип карый да, бер фикергә килеп, яшәгән мохитенә, күнеккән хәленә кире кайта.

Шулай булган, әлегә һаман шулай дәвам итә. “Кем гаепле, нишләргә?” дигән сорауларга җаваплар әзер булганлыктан, ул сораулар бу язмада куелмас.

Совет чорында кайда эшләвең билгесез икән – паспортны пропискага кертеп булмый, ә пропискаң булмаса – эшкә алмыйлар. Эш табу өчен профсоюз әгъзасы булу да кирәк, ә профсоюз әгъзасы булыр өчен кайда булса да эшләргә кирәк. Парадокслар иле галәмәтләреннән бу.

Минем, күсәк тотып, милләтне уен-көлкедән, күңел ачу тамашаларыннан саклаучы постына баскан фанатик буласым килми.

Шулай да, “Нидән көләбез?” дигән сорауга “үзебездән” дигән җавап буласын белгәнгә, милләт мәнфәгатьләрен истән чыгармый гына көлдерик, дип кисәтер идем.

Комедиядә дә, сатирада да.

Асылында мәгънәле юморга нигезләнгән комедия генә бездә үрчегән төрле догмалар белән көрәштә җиңеп чыгуга сәләтле; комедия генә ялганның битлеген ертып, дөньяны үз төсендә күрсәтүдән курыкмый. Әмма көлү-көлдерү үзмаксатка әверелмәскә тиеш.

Театрларыбызда көлдерү – үзмаксаттан төп максатка, бердән-бер максатка әверелә баруын, әлбәттә, иң элек театровед-тәнкыйтьчеләр күреп, чаң сугарга тиешләр.

“Хәйләсез – дөнья файдасыз” диләр. Театр сәнгатендә хәйләләрсез иҗат итү мөмкин түгел. Чөнки асылында театр үзе үк хәйләнең, ялганның бер формасы. Әмма һәр ялган чыннан башланса гына, чыннан тукылса гына ышандыра ала. Тукыма, ягъни, бөтеннең өлешләре – детальләр чынлыкка таянырга, чынбарлыктан чыгарга тиешләр.

Спектакльдән максат, ягъни спектакль иҗат итүнең төп максаты – аналогиягә ирешүдән гыйбарәт. Шулай булмаганда бөтен хезмәт, иҗади эш – “холостой выстрел”.

Репертуар сайлаганда театрда режиссер үзе театровед функцияләрен дә үтәргә мәҗбүр. Әгәр ул бүген, мәсәлән, сәхнәдә Лопе де Веганың “Печән өстендә эт”ен куеп, печәннең ни икәнен дә белмәгән буын тамашачысына спектакль ошамаса – җаваплылык тулысынча режиссер өстендә. Моны әйтү, тамашачыга ирештерү, әлбәттә, тәнкыйтьчеләр “совестында”. Шулай булганда гына тәнкыйтьчене тамашачы хезмәтчесе дияргә була.

Ә бүген үзләрен “театр белгечләре” дип атаучылар, башлыча, аерым башкаручылар җырын җырлаучылар гына. Театр сәнгатендәге торгынлык шуннан башланмыймы?

Театр куйган һәр спектакль ниндидер вакыйгага – сюжетка нигезләнә. Ул сюжетта төрле холыклы персонажлар хәрәкәт итәргә тиеш. Һәр холык оригиналь поступоклар конгломератыннан оеша.

Безнең милли драматургиябез, күп очракта, “холыклардан тукылмый”, ә төрле “случай”, вакыйга-хәлләрдән беркетеп ясала, оештырыла, тезелә. Бу – гаеп түгел. Бу – алдану һәм ялгышу.

Вакыйгалар алар була да, онытыла да. Теләсә нинди вакыйганы төрлечә тәфсирлап була. Театр күп чак шул “тәфсир” белән шөгыльләнеп, шуны иҗат дип алдана.

Спектакльне караганда тамашачы үзенең каян килгәнен, кая килгәнен, кая баруын хәтерендә тотарга, онытмаска тиеш.

Кызганычка каршы, бүгенге театр шуларны оныттыру белән мавыгырга мәҗбүр. “Онытуларның” үз ирке белән түгеллеген тамырларында милләт каны типкән һәркайсыбыз тоя, аңлый, әлбәттә. 

Гореф-гадәтләрен, көй-моңнарын, йолаларын, телен оныттырудан милләтен оныттыруга ирешү яулап алынган ил белән хакимлек итүче даирәләрнең язылмаган генераль законнарыннан иң берәгәйлесе.

Бу елда милли театрыбыз оешуга 110 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез.

Әгәр, кызыксынып, милли театр сәнгатенең үсеш, таралыш процессларына хакимлек итүче көчләрнең тактикасына игътибарлы караш юнәлтсәк, үзебез өчен бик кызганыч “ачышларга” юлыгырбыз.

Әйтик, мәсәлән, 1943 елның феврале. Илнең яшәү-яшәмәве хәл ителгән канлы сугышның иң хәтәр көннәре... Республика тулы эвакуация белән китерелгәннәр, гарип-горәбә белән тулы госпитальләр.

Ризык карточкага. Ачлык өстенә үзәккә үткән салкыннан җәфа чигүләр...

Шундый каһәрле вакытта рус классик драматургиясенең милли театрларда сәхнәләштерү проблемаларын тикшерүгә юнәлтелгән зур киңәшмәнең нәкъ безнең Казаныбызда уздырылуы нәрсәне күздә тота?  Руслардан тыш бу киңәшмәгә китерелгән Удмурт, Мари, Чуаш, Мордва һәм татар театр әһелләре төп игътибарны совет һәм рус классик драматургия әсәрләренә юнәлтүнең иң мөһим бурыч булуы турында карар кабул итәләр. (Сталинград өчен сугыш барган көннәр!)

Татар Академия театрында К. Симоновның “Безнең шәһәр егете”, “Рус кешеләре” драмалары буенча куелган спектакльләргә Н. Брагинның “Орджоникидзе”, Лопе де Веганың “Печән өстендәге эт” әсәрләре буенча куелган спектакльләргә тагы А. Островскийның “Яшенле яңгыр” драмасы, соңрак Шекспирның “Король Лир” трагедиясе һәм сугыш, үлем, җиңү сүзләре мул кулланылган милли драматурглар язган “писсылар” буенча “спиттәкелләр” куела. (Кабул иткән карарларның уңышлы үтәлүе турындагы мактануларга мисаллар китерүнең кирәген тапмадым). Театр белгечләренең ул чор мәкаләләрендә илдә барган чын хәлләр дә, сугыш афәтенең милләтләргә йогынтысы да, тылдагы фаҗигаләр дә спектакльләрдә реаль чагылыш тапмавы әйтелми. “Театроведение!”

1952 елның апрелендә “Правда” газетасында драматургия мәсьәләләренә багышланган редакцион мәкалә басылып чыга. Анда конфликтсызлык, тормыштан артта калу, милли чикләнгәнлек, әдәбияттагы торгынлык фаш ителә. “Заман Гогольләре, Салтыков-Щедриннары” кирәклек әйтелә. Кая соң шул заман Гогольләре, Щедриннар?

Пьесалары макталган Суров, Чепурин, Салынский, Хлебанов, Корнейчуклармы? Хәзер бу әсәрләрне сәхнәдә күрү түгел, укыганда да ояласың.

1961 елда “Социалистик Татарстан” газетасы оештырган иҗади дискуссия кысаларында Г. Камал театрында иҗат эшләренең канәгатьләндерерлек булмавы, драматургиянең тормыштан артта калуы турында ачынып язылган мәкаләләр чыга. Шуннан соңгы “алгарышлар”га игътибарлы караш ташласак ни күрәбез?

“Сүнгән йолдызлар”, “Назлы кияү”, “Кыю кызлар”, “Фәтхулла хәзрәт”ләрдән кала бер кыз артыннан чабучы дүрт егетне, корсак төшерергә җыенган хатынны үгетләүче “төшермәгән” бер төркем ханымнарны күрәбез. Күрәбез дә – я көләбез, я елыйбыз. Кыскасы – онытылабыз. Чагыштырмача яшь драматургиябезнең танылу аренасына чыга алмавының төп сәбәбен “лоцманнардан” күрсәк тә, бер сәбәп, гомумән, милләтнең зәвыгы талымсызлана баруында түгелме?

Соңгы вакытларда авылларга илтенгән спектакльләргә тамашачыларның пассив йөрүен, әсәрнең эчтәлегенә битарафлыгын тәнкыйтьчеләргә генә сылтау сызламаган тешне суыртуга охшаш булыр иде.

Сызлауның сәбәбе тештә генә булса икән...

“Правда” газетасының 1952 ел 7 нче апрель санында чыккан мәкаләдән соң язылып Академия театрында куйдырылган (макталган) бер “пьеса”ны табып укыдым. Авторын да, әсәр исемен дә, режиссерын да атамыйм. Чөнки аларның бер гаебе дә юк. Алар идеология әсирләре. Драматургиядәге конфликтсызлыкны бетерәм дип, автор персонажларның һәр кайсына “конфлик” тамгасы сала:

“Степанов – коммунист, геолог, максатчан;

Хәбиров – ВКП(б) райкомы секретаре, эчке энергияле;

Гыйшыкыя – җиңел холыклы, бизәнергә яратучы кыз;

Бактингаузен – партиясез геолог”.

Әсәрләндерми торган бу әсәр, партия карарларын үтәү максатында Татарстан нефтьчеләре тормышын чагылдыру өчен дип, заказ белән язылган. Конфликт партиясез геолог белән коммунист геолог арасында Татарстанда нефть бармы-юкмы темасына бәхәскә корылганлыгы әсәрне укыганчы ук билгеле.

Бәхәсне райком секретаре чишәчәген белсәң дә, бизәнергә яратучы кызның максатларын белеп булмый. Комедия шушы “писсының” сәхнәгә менүендә түгел, ә спектакльнең макталуында. Бусы инде трагикомедия. Әлеге дә баягы Тукайның:

“Кайтмады үч, бетте көч,

Сынды кылыч – шул булды эш:

Керләнеп беттем үзем, дөньяны

пакъли алмадым” – хәлендә яшәү дәвам итүдә.

Совет чорының “театр белгечләрен” “тәнкыйтьчеләр” дип тә, “театроведлар” дип атау да арттыру булыр. Алар чынында гаепсездән гаепле идеология контролерлары. Шунлыктан аларны спектакльне тудыручылар исемлегендә калдыру да гафу ителмәс ялгышу булыр иде. Барысы да барсын оныттыруга юнәлтелгән: авырлыкларны, узганнарны, киләчәкне, һәм шул исәптән милләт мәнфәгатьләрен оныттыру төп максат!

Театрларыбыздагы иҗади тенденцияләр чор идеологиясенә каршы булмаса да, хакимлек итүче идеология органнары җитәкләү тезисларының чираттагы порцияләрен җибәрүнең яңадан яңа формаларын табалар.

20-30 миллион корбан исәбенә сугыш бетә, оныттыру һәм җиңүләргә рухландыручыларны мактау тенденциясе котырганнан котыра бара.

Шул тенденцияләргә арка терәге булган ЦК ВКП(б)ның 1949 елгы “О репертуаре драматических театров и мерах по его улучшению” дип исемләнгән карарын хәтерләү дә куркыныч хәтта. Шуңа өстәп, шул ук рухта яңадан яңа карарлар чыгуы тагы да куркынычрак.

Урман хуҗалыгында эшләүче “объездщик”ларга агачларның “хәлен” билгели торган тамгалы 2 тимер чүкеч бирелә иде. Кайсы агач үсәргә, кайсы киселергә тиеш икәнен шул чүкеч белән кәүсәгә сугылган тамга-клеймәсе хәл итә.

Кагыйдә буларак, тамгаларның “кисәргә” дигәне авыру, гыйльләле кәүсәләргә сугыла. Өй салыр өчен бүрәнәлек агач кирәк булганда, “объездщик”ны җайлап-майлап, клеймәнең ниндие сугылырга тиешлеген килешеп кую хәерле. Каравылчы: “Нигә бу үсә торган сәламәт наратны кистегез?” – дип бәйләнә калса, клеймәсенә күрсәтәсең дә – котыласың.

Үзләрен театр белгече дип атаучыларыбыз да, шул клеймә сугучыларны хәтерләтә кебек. Әмма алар “объездщиклар”дан “кисәргә” дигән клеймәләре бөтенләй булмау белән аерылалар. Сәхнәләребезне “вак куаклыклар”, чүп агачы – “америка чаганы” басуның бер сәбәбе шунда. Карагай, нарат, имән кебек агачларны куаклыклар каплап, үсәргә ирек бирми – корыта. Конвейердан төшкән һәр драма әсәренә үсәргә“ – “куярга” клеймәсе сугылу – паразит агачлар урманын үрчетә.

Бик күп пьесалар, куелсалар да, тиз онытылып, “баскан килеш корыганнар” сафын арттыралар.

“Урманга” кереп чыгуымның сәбәбе бик гади: шушы язмамда файдалану өчен соңгы елларда сәхнәләребезгә оялаган әсәрләр турында тәнкыйть мәкаләләре эзләдем – тәнкыйтьлесен таба алмадым. Табылганнарында гел бер тамга: “Әйбәт”, – “Үссен”! Бер генә клеймә сугылу сәбәпле, кайбер замандаш штатный авторларыбыз үсеп кенә калмады – бүсте, әсәрләре, туфан суыдай, сәхнәләребезне басты. Шул тенденциянең инде хроническаяга әверелә баруы театр сәнгате файдасынамы? Сай суда йөзәргә өйрәнеп буламы? “Артистның “исполнитель роли”гә әверелүе шуннан килә түгелме?

Театрларыбыз үзебезнең мохитне түгел, чит мохитне, башка милләтләрне, ерак заманнарны сәхнәләштерү белән дә еш мавыга. “Чөнки, – диләр алар, – үзебезнең куаклыклардан ныклы йорт салып булмый, салсак та, курчак өедәй, җиңелчәне генә, җәйлекне, сезонныйны гына”... Шундый шартларда артист ничек иҗат итәргә, кая карап табынырга тиеш? Әгәр зур агачлар үсмичә коруга хөкем ителгән икән, артист шул корыган агачта яшел яфрак була аламы?”

– “Театр – корыган агачны “терелтеп” яфрак ярдырмаса – театр дип аталырга хакы юк! Аллага шөкер, безнең театрыбыз сәхнәсендә “яфрак яру” могҗизалары булгалап тора. Тик ул могҗизаларны күрер өчен чыннан – ялганны, яманнан – яхшыны аера белергә кирәк”.

Нәрсә чын? Кайсы ялган? Аларны каян һәм ничек аера белергә? Тормыш тәҗрибәсе ярдәмендә генәме, әллә театр белгечләре катнашындамы?

Русларның даһи драматургы Александр Островский әсәрләре сәхнәгә менгәнче журнал битләрендә басылып бәхәс кузгата. Бәхәсләшүчеләр бер-берләрен юкка чыгаручы төркемнәр. Һәр төркемнең үз журналы, үз лидерлары. Шунысы игътибарга лаек: бәхәсләр тудырган “Бедность не порок”, “Свои люди – сочтемся” әсәрләре әле сәхнәгә куелмаган, уйналмаган да чакта була бу бәхәсләр.

Әсәрләрне мактаучылар Островскийның драмада яңа сүз әйтүенә басым ясасалар, хурлаучылар “исерек Торцовны сәхнәгә чыгару яңалык булса – шулар белән тулы Рәсәй көләчәк”, – дип, пьесаны театрда куйдырмауны таләп итәләр.

Бәхәскә Добролюбов катнашып, “Темное царство” дигән мәкаләсен бастыра. Шуннан соң Островский әсәрләрен куяр өчен театрлар арасында ярыш башлана. Добролюбов лоцманмы? Терапевт! Агроном ул!

“Бездә шундый хәлнең булганы бармы?” – дип сорамыйм. Чөнки “бездә Островскийлар да, Добролюбовлар да юк” дигән җавап булачак. Аннары бездә әсәрләр язылганчы ук макталган һәм сатылган булуы да сәнгать файдасына түгел. Шулай барды. Шулай бара. Коммерция, сәүдә мөнәсәбәте. Инде каннарыбызда ахры. 

Безнең чорның үзләрен “театр белгечләре” дип атаганнарны “объездщиклар” белән чагыштыруыма урманчылар үпкәләмәсен. Һәр һөнәр үз өлкәсендә кирәк. Театроведлар да кирәк. Ләкин бер клеймәле “чүкеч” тотканнары түгел, ә театр сәнгате кырында нинди җимеш чәчсәң – уңышлы булачагын фаразлаучы агрономнарга тиңнәре кирәк. Театрларыбыз сәхнәләрендә куелган спектакльләрне карагач, “ошады – ошамады” фикерләрен әйтүгә үзләрен “тәнкыйтьче” дип атаган белгечләргә тәкъдим шул: алар иң элек чорның, җәмгыятьнең, милләтнең үсеше, яшәве һәм киләчәге турында фикерләрен белдерсеннәр һәм шуларга муафыйкъ әсәрләр өчен көрәшсеннәр, туй узгач дөмбер какмасыннар.

Театровед нинди туфракка, нинди орлыкны кайчан чәчү – нинди уңыш бирәчәген алдан әйтеп, шул концепциясе эшкә ашсын өчен, көрәшергә тиешле һөнәрман ул. Әйткәнемчә, бездә озак еллар буена тәнкыйтьчеләрне “үзәк комитет карарлары” алыштырды. Шул сәбәпле “Ревизор”ларыбыз да, “Яшенле яңгыр”ларыбыз да язылмады; сәхнәләребездә Хлестаков, Городничий, Кабанихина, Ефим Торцов кебек персонажларыбыз менмәве. Драматургларыбыз “ҮК”тан төшкән карарларга карап язса, театрларыбыз тамашачы саны өчен көрәште. Халык күп йөргән спектакль театрларыбызның уңышы саналды. Артистның уен сыйфаты, кыйммәте алкышлар белән үлчәнде. Тамаша залының тынып, уйланып калуы шөбһәгә салды. Һәр репликасыннан кызык табып, көлдерә белгән артист иң “ходовой” артист саналды. Һәм санала килә.

Кул чабуларга кадәр мин залда тынлык урнашып, тамашачыларның бераз вакыт өнсез утыруларын көтәм. Кая ул!!! Тамаша залында безнең бүгенге көн милләте утыра. Ә безнең милләт күптән инде кулына килеп эләккән секстан белән чикләвек ватучы масса... Һай, алкышларга алданабыз да, шуның белән алдыйбыз да шул. Шуны максатларыбызга ирешүгә саныйбыз. Чорны фаҗигага китергән концепцияләргә оста иллюстрация күрүе белән тамашачының канәгатьләнүе максатка ирешү була аламы? Тормыш ситуацияләренә заманча иллюстрациянең художественный образ түгеллегенә тамашачының битарафлыгы, ә артистларны кул чаптырудан гайре башка нәрсә кызыксындырмавы куркыныч авыру симптомнары түгелме? Сәхнәдә бер эмоция фикер тудырырга өлгергәнче, аңа икенчесе өстәлеп, фикерләр бәрелешен “томалый” түгелме? Ә бит фикерләр бәрелешендә туган эмоцияләр генә яңа фикерләргә юл ача. Театр – тормышта очрау ихтималлы охшашлыкларда төрлелек, очрар төрлелекләрдә охшашлык табып шаккаттырырга тиеш. Сер түгел, заманыбыз хакыйкать эзләүгә имитация ясау авыруына дучар. Моңа 70 ел буена көчләп сеңдерелгән кайбер традицияләрдән һаман арына алмавыбыз да сәбәпле. 

Әйтеп узган кимчелекләрнең хронически авыруга әверелү куркынычы булу куркыныч, тфү-тфү... Әйттем исә кайттым – әверелмәсен. Театрларыбызның милләт сагындагы бастион булып яшәячәкләренә ышаныч әлегә саклана.

Язманы халык шагыйребезнең “Уятасың килсә халык күңелләрен” дигән шигъри юллары белән башлаган идек. Уятасы гына түгел, үзгәртәсе, дөньяны үзебезчә яңадан төзисе килә. Аның өчен театрларның көлдерүләре дә, елатулары да артык түгел.

Тик көлдерүләре дә, елатулары да уйландыру белән генә тәмамлансын, йоклаган милләтне уятуга юнәлсен. Шул җәһәттән, замандаш халык шагыйренең һәр төр иҗат әһеленә лозунг булырлык шигырь юллары белән язмамны түгәрәклим:

“Я дөньяны үзгәртәм мин бүген,

Я, булмаса, үзем үзгәрәм”...

Иҗат кешесе өчен генә түгел, һәр нормаль кеше күңелендәге яшәү декларациясе бу.

Әхтәм Зарипов,

режиссёр, атказанган сәнгать эшлеклесе. 

 

Фото – Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021