27 октябрьдә "Смена" Заман мәдәният үзәгендә Ф.Бикчәнтәев белән театраль лекторий була
Узган гасырның башында туган татар театры бүгенге көнгә кадәр ике юнәлешне эченә ала: беренчедән, халыкның тормышын, уй-өметләрен чагылдырып, әдәби телне, милли традицияләрне саклаучы булса, шул...
Узган гасырның башында туган татар театры бүгенге көнгә кадәр ике юнәлешне эченә ала: беренчедән, халыкның тормышын, уй-өметләрен чагылдырып, әдәби телне, милли традицияләрне саклаучы булса, шул ук вакытта, дөнья сәхнә культурасына нигезләнгән заманча театр булып яши, иҗат итә. Кайбер очракларда бу ике юнәлешне берләштерү мөмкин түгел, шулай да еш кына алар бер-берсе белән үрелеп баралар, ягъни сәнгать синтезын барлыкка китерәләр.
Рухы һәм шәкеле белән тирәнтен халыкчан Камал театры ничек итеп татар милли сәнгатеннән ерак булган спектакльләр иҗат итә? Милли театр нинди булырга тиеш? Нәрсә мөһимрәк:традицияләргә тугры калыргамы, яки яңа театраль алымнар табаргамы?
Шушы катлаулы сорауларга Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев җавап бирәчәк.
Лекция 27 октябрьдә 19.00 сәгатьтә “Смена” Заман мәдәният үзәгендә, Б.Шаһиди урамы, 7 йорт адресы буенча була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк