ЯҢАЛЫКЛАР
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
«Кайтаваз» концертлар циклының беренчесе Әлфия Авзалова җырларыннан торса, икенчесе Илһам Шакировка багышланган иде. Кичәнең алып баручылары Резедә Сәлахова һәм Эмиль Талипов кичә буена көн кадагында булган тема - Тинчурин театры Камал театрының иске бинасына күчү-күчмзве хакында шаярттылар, Тинчуринга баш режиссёр итеп Айдар Җаббаров куелу турында йөргән сүзгә дә тукталдылар. Шаяру-көлү белән беррәттән, концерт бүгенге татар шагыйрьләренең Илһам Шакировка багышлап язган шигырьләрен уку һәм бөек татар җырчысының канатлы сүзләре яңгырау белән үрелеп барды. -
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
29 май Каюм Насыйри музеенда, аның ишегалдында матур чара узды. Стилист Исмаил Сафиулов килгән кунакларга татар киемнәренең заманча укылышын тәкъдим итте, үткәндә һәм бүген киелә торган киемнәр арасындагы охшашлыклар һәм аермалар турында сөйләде. Музейның мөдире Кадрия Хәлимова әйтүенчә, бу чараның төп максаты - татар мәдәниятенә, күбесенчә Каюм Насыйриның хезмәтләренә игътибарны юнәлтү. Әлеге матур костюмнарда миллилегебезне күрсәтү һәм кунакларга таныту. -
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклын Беренче татар опералары турында лекция ачып җибәрде. Лектор - Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев. Лекциянең тулы варианты берлекнең социаль челтәрләрендә урын алачак. -
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» (Халисә Мөдәррисова) спектакленең премьерасы узды! Спектакльне Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының баш режиссёры Рамил Фазлыев куйды. -
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
9-21 июнь көннәрендә Төрки халыкларның XVII «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале үтәчәк. -
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
1 сәгать 30 минутлык спектакльнең премьерасы 2025 елның 29, 30 май көннәрендә узачак. -
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
«Әйтергә кирәк, Юрий Павлов уены, харизмасы белән игътибар юрганын үзенә тарта. Әтисе Борһан астыннан чыкмыйча, ир-ат булып мөстәкыйльлек ала алмыйча, Борһан үлгәч кенә ирек тоеп, “олы” кеше булып “уйный” башлаганы күренә иде. Шул ук вакытта, спектакльнең бер мизгелендә урындыкка менеп басып сөйләвеннән аның эчендә һаман үзен күрсәтергә теләгән, игътибар теләнүче бала утыруны чамаларга була. Ләкин бу калган артистларның уены игътибардан читтә калды дию түгел!» Таңсылу Мостафина -
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
Балет йолдызы Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде. -
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
«Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан шәһәре буенча җитәкчесе Рәхимә Арсланова һәм оешманың актив әгъзалары тарафыннан оештырылган әлеге концертта танылган җырчылар, әле яңарак кына сәхнәгә күтәрелүче җырчылар, шулай ук үз шигырьләрен сөйләгән каләм тибрәтүчеләр, биючеләр бар иде. -
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Чәчмә әсәрнең инсценировкасын әзерләү һәм шуның буенча спектакль кую җиңелләрдән түгел. Шулай да, бүген күп кенә театрлар бу алымга аеруча кызыксыну белән алына. Драматургия дөньясында яңа әсәрләргә кытлык булуга бәйлеме бу, яки режиссёрларның классик әсәрләргә алынасы килмәүгәме – төгәл генә әйтеп булмый. 17 апрель Казанның яшь тамашачы театры рус язучысы, совет чорының иң күренекле фантасты Кир Булычёвның “Можно попросить Нину?” хикәясенә нигезләнеп “Нина и хлебные карточки” спектакле премьерасын тәкъдим итте. Бүген театр бинасы реставрация һәм реконструкциягә ябылу сәбәпле, артистлар тамашачы белән очрашу өчен шәһәрнең төрле локацияләрендә спектакльләр куярга мәҗбүр. Бу спектакль дә Левченко посёлогында урнашкан “Полимер” Мәдәният йортында күрсәтелде. Режиссёры – Радион Букаев, инсценировка авторы – Ләйсән Фәизова, рәссам – Надежда Иванова, композитор – Әлфит Фәрхәдшин. Рольләрне Павел Густов, Гүзәл Вәлишина, Любовь Лукина башкарды. Тамаша залында үз урыннарыбызга утыргач, безнең артта урнашкан рәтләргә кереп тулган яшүсмер укучыларның “45 минутлык спектакль карау өчен шушында килдекме? Аннары кире кайтасы бар бит әле...” дип канәгатьсезлек белдерүләренә ирексездән игътибар иттем. Ләкин спектакль башында бераз пышылдашып, шаярып утырган укучылар берзаман тынды. Шушы ук балаларга спектакль тәмамлангач борылып карадым: күзләрендә җитдилек чаткылары барлыкка килгән, эчтән генә ни турындадыр тирән уйланалар, инде үзара пышылдашмыйлар да иде. “Премьера уңышлы үтте!” дип сөенеп куйдым. 1942 нче һәм 1972 нче елларны бәйләп торган спектакль сугыш елларын һәм сугыштан соң чорны тасвирлый. Дөресрәге, 1942 нче елда яшәүче 13 яшьлек Нинаны һәм 1972 нче елда көн күрүче Вадимны. Хикәядә вакыйга телефон шалтыравыннан башланып китсә, спектакльдә авторлар бераз өстәмә кертергә булганнар. Вадим горурлык хисе, көр тавыш белән тормышның шундый якты, илнең шулай алга киткән булуын газета битләреннән укып, тамашачыга сөйли. Ә аннары инде телефоннан сөйләшү, кечкенә Нина белән танышу... -
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенең 2025 нче елгы лауреатлары билгеле булуга 10 көн калып бара. -
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
15 апрель Камал театрының яңа бинасында популяр артистлар һәм тамашачылар катнашында «Камал кичләре» уены узды. -
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
Илгиз Зәйниевнең «Борһан йорты» әсәрен Лилия Әхмәтова 4 ел элек Буа театрында куйган иде инде. Кызганыч, режиссёр белән җитәкчелек арасында аңлашылмаучанлык килеп чыгып, ул спектакль Буа театры репертуарында тоткарланмаган. -
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Чулпан Арсланова белән 2024 елның июнь санында чыккан әңгәмәне тәкъдим итәбез. -
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
Казанның Яшь тамашачы театры җитәкчелеге стационар бинада спектакльләр куелмаса да, үз тамашачысын югалтмавы, Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган спектакльләре, шулай ук бүгенге көндә эшләүче һәм якын арада тормышка ашырылачак проектлары, бинаны төзекләндерү эшләре турында сөйләде.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор